Сарманда Россия көнен билгеләп үттеләр
Бүген Сарманның Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында «Син һәркемнең йөрәгендә, газиз Ватаным!» дип исемләнгән матур чара оештырылды.
Ул Россия көненә багышланды. Бәйрәм халкын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, 14 яшьләрен тутырган егетләргә һәм кызларга Россия гражданының төп документын – паспорт, хезмәт алдынгыларына һәм юбилярларга район Советының Мактау грамотасын тапшырды.
– Россиянең лаеклы гражданнары булырсыз, дип ышанам, – диде Фәрит Мөнәвир улы яшьләргә.
Чара кысаларында тематик мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылды, район сәнгать осталары халыкны җыр-биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев