Сарманда яңа бина ачылды
Бүген район үзәгендә яңа объект ачылу тантанасы узды.
Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
- Республика программасы буенча төзелгән әлеге бина – районда өченчесе. Шулай ук дүрт авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында капиталь төзекләндерү үткәрелде. Халыкка кирәкле программалар өчен без республика җитәкчелегенә рәхмәтле, алар дәвамлы булсалар иде, - диде Фәрит Мөнәвир улы, һәм, чара кунакларын сәламләп, ил-көннәргә тынычлык теләде.
Төзелеш эшләрен башкарган оешма җитәкчесе, өлеше кергән хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.
- Җирле үзидарә халык тормышында зур роль уйный. Республикада эшләүче программалар да шуңа юнәлдерелгән. Грантлар программасы да бар. Алар да күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәләр. Менә мондый биналар аерылып торалар. Алар авылга төшкән яшь килен кебек. Ул халыкка хезмәт итсен, - диде район кунагы Әгъзам Самат улы.
Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да район, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Аннан символик кызыл тасма киселде, һәм кунаклар бина эченә үттеләр, бүлмәләрне карадылар.
Әгъзам Гобәйдуллин районга эшлекле сәфәре кысаларында Сарман аграр көллиятенең төзекләндерелүче укыту-җитештерү корпусында да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев