САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманда ат чабышлары узды

Бүген район үзәгенең Сабантуй үткәрелә торган Даулы болын ипподромында ат чабышлары оештырылды.

Аны нәкъ менә Сарманда уздыру тәкъдиме белән ат сөючеләр үзләре чыгалар. Беренчедән, мәйданчыгы уңайлы, икенчедән, башка районнар өчен үзәк җирдә урнашкан. Узышларда Татарстанның Актаныш, Азнакай, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Зәй, Түбән Кама hәм Башкортостан районнарыннан килгәннәр иде. Сарман данын Петровка Завод авылы егете Федор Кондратьев яклады. Район Сабантуенда икенче урынны алган "Гамбит" бу юлы да сынатмады. 

- Ат сөючеләрнең ватсапта үз төркемнәре бар. Шунда фикерләштек тә, узышлар үткәрергә булдык. Берсе дә каршы чыкмады. Безнең идеяне хуплаган Сарман районы җитәкчелегенә без зур рәхмәтле. Мондый ярышлар алда тагын булырлар әле, - диде оештыручыларның берсе Гөлгенә Савина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев