САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарман гимназиясендә әти-әниләрне сыйладылар

Бүген Сарман гимназиясе ашханәсендә район укучыларының туклану мәсьәләсе каралды.

Анда мәктәп директорлары, әти-әниләр чакырулы иде. Иң элек мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова балалар туклануы белән бәйле үзгәрешләргә тукталды, ризыкларны әзерләү өчен продукция белән тәэмин итүче оешма белән таныштырды һәм киләчәктә мәктәпләрдә буфет булдыру соравын күтәрде. Шулай ук тендер аша узган туклану челтәре оешмасы вәкилләре дә чыгыш ясадылар. Аннан чарада катнашучыларга укучылар туклануы менюсына кергән ризыкларны тәмләп карау мөмкинлеге бирелде. Биредә берничә төрле икенче аш – гарнирлар, итле, балыклы, яшелчәле һәм пешкән кондитер ризыклары, җиләк-җимешле чәйләр, компот тәкъдим ителде. Азактан әти-әниләр үз фикерләрен җиткерделәр, сорауларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев