Бүген Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә булдылар.
Алар мөхәррият, бухгалтерия, реклама, сайт хезмәткәрләре һәм башка бүлмәләрне карадылар, «Сарман» белән «Новый Сарман» газеталарының эшләнеше белән таныштылар, андагы фотолар һәм язмалар белән кызыксындылар, сораулар бирделәр. Өйгә кайткач укырга, дип, бик теләп, «күчтәнәч»кә газеталар да алдылар.
Нет комментариев