САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарман аграр көллияте студентларыy Казан рестораннарына эшкә чакырдылар

Сарман аграр көллияте югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү белән дан тотуы хакында һәркемгә мәгълүмдер, мөгаен.

 Биредә менә дигән пешекчеләр дә һөнәр үзләштерә. Алар, кулларына диплом алгач, районда, шәһәрдә эшкә урнашалар я үз эшләрен ачып җибәрәләр.
Булачак белгечләрне эшкә өйрәтү йөзеннән, даими рәвештә төрле бәйгеләр дә оештырыла. Күптән түгел аграр көллият студентлары Казан шәһәрендә узган Юныс Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләре яшь пешекчеләре Халыкара турнирының финалында катнаштылар. Аларны ярышларга махсус дисциплиналар укытучылары Ләйсән Галиева белән Регина Солтанова әзерләделәр.
– Иң элек ярышлар онлайн рәвештә оештырылды. Кызлар белән барлык ризыкларны технологик картага туры китереп әзерләдек, фотога төшердек һәм бәйгегә җибәрдек. Сайлап алу этабын да уңышлы үттек. Шулай итеп, Казанга финалга чакыру алдык, – диде Ләйсән Азамат кызы.
Турнирга 4 курс студентлары Айсылу Әбүбакирова белән Анна Лягушкина һәм 1 курстан Ильзана Чибирева барганнар. Укытучылары сүзләренә караганда, әзерлек күп вакыт алмаган, чөнки кызларның тиешле белемнәре булган инде. Уку вакытында алар практик дәресләр үтәләр, анда студентларны кулинар сәнгатьнең барлык нечкәлекләренә дә өйрәтәләр. Шуңа күрә бәйгегә әзерлек булган белемнәрне ныгытуга гына юнәлтелгән.
– Нәкъ шушы кызларны сайлавыбыз да очраклы түгел. Өчесе дә – җаваплы, инициативалы студентлар, уку барышында үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр. Практик белемнәре дә тиешле дәрәҗәдә, хезмәткә иҗади якын килеп, командада эшли беләләр. Бер-берсе белән дуслар. Дәресләрдән соң районның төрле оешмаларында эшлиләр, һөнәрләрен чын күңелдән яраталар, үсешкә омтылалар. Моннан тыш, алар үзләре дә турнирда катнашырга теләк, аңа карата кызыксыну белдерделәр. Үз ягыбыздан без кызларның омтылышларын хупладык, – дип дәвам итте сүзен остазлары.
Финалда сарманлылар татар кухнясын, асылын саклап һәм яңа төсләр өстәп, заманча тәкъдир итәргә тырышканнар. Ризык җыелмасын алар «Сарман кырлары өстендә иртәнге суык» дип атаганнар. Кайнар кабымлык буларак, сыер теле белән куллама биргәннәр. «Гадәттә аны ит шулпасында әзерлиләр, тик без классиканы үзгәртергә булдык: ит урынына томалап пешерелгән тел кулландык, катык кушылган соус өстәдек», – диде Ләйсән Галиева.
Төп ризык итеп, кабак, алма һәм күрәгәдән крем кушып пешерелгән полба белән үрдәкнең күкрәк итен сайлаганнар. Конкурсантлар сүзләре буенча, ул «һәрнәрсәгә яңа сулыш өреп була» дигәнне аңлата. Десертка бал торты пешергәннәр. Аның оны да, балы да карабодайныкы булган. Монда да традицион каймак кремы урынына корт белән катык кулланганнар. Тортка өстәп, татар чәе тәме белән дерелдәвек тә биргәннәр. Барлык ризыклар да татар халкының гореф-гадәтләрен исәпкә алып әзерләнгән.
– Халыкара турнирларда кыенлыкларсыз булмый, әлбәттә: конкуренция дә югары дәрәҗәдә, дулкынлану да юк түгел. Тик студентлар ныклык, җаваплылык күрсәттеләр, команда өчен нык тырыштылар. Нәтиҗәдә безне «Социаль җаваплылык» дип исемләнгән махсус номинациядә җиңүче дип таныдылар. Бу кызлар өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә булды. Без алар белән горурланабыз, – диделәр укытучылары.
Халыкара турнирда катнашу башка илләрнең культурасы һәм гореф-гадәтләре белән танышу өчен дә менә дигән мөмкинлек булган. Аграр көллият студентлары бик күп уңай тәэсирләр, үсеш өчен этәргеч алганнар. Аларны Казанның әйдәп баручы рестораннарына эшкә дә чакырганнар хәтта. Бу аларның югары һөнәри осталыкларына зур бәя инде.

Илназ Сираев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев