САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рангазарда җыелышка халык актив килгән

Җирлеккә узган ел яңа башлык сайланган иде.

Румил Кыямов өчен җыенда чыгыш ясау район җитәкчеләре алдында сынау кебек тә булды. Көн тәртибе буенча беренче булып сүз алып, ул узган ел авылларда башкарылган эшләргә исәп-хисап тотты, 2025 елда эшләнәсе эшләрне бәян итте. Аннан сүз “Минзәләбаш” комплексы идарәчесе Раушан Гәрәевка бирелде. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мортазин өлкә үзгәрешләренә тукталды. Полициянең участок инспекторы Рамис Сафин райондагы һәм җирлектәге криминоген хәл белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-икътисади торышын анализлады. Аннан халык үзен борчыган сорауларын бирде, соңыннан юбилярларны бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев