САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районыбызның иң матур ишегалдында күршеләр бәйрәме үтте

Кичә район үзәгендәге Куйбышев урамы 80 нче йорт ишегалдында «Сәлам, күрше!» дигән исем астында күршеләр бәйрәме үткәрелде.

Белгәнебезчә, бу йорт райондагы күп фатирлы йортлар ишегаллары арасында иң матурыдыр – ул төрле төстәге аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. 

Күршеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, ишегалларын төзекләндерү һәм матурлауда иң актив катнашучыларны бүләкләп үтте. Бәйрәмдә остаханәләр эшләде, күршеләр төрле кызыклы уеннарда һәм ярышларда катнаштылар, күмәк биюләргә һәм җырларга кушылдылар. Ә иң кызыгы, мөгаен, күршеләрнең бер-берсе турындагы хатирәләре белән уртаклашулары булгандыр. Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмгә элекке елларда бу йортта яшәп китүчеләр дә, район үзәгенең иң ерак урамнарында яшәүчеләр дә, хәтта шәһәрдән районыбызга ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга килүчеләр дә бар иде.  

Бәйрәмне районыбызның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырдылар. Аларга алдынгылар хәрәкәте әгъзалары, районыбызның сәнгать осталары, район ветераннар советы ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев