Районның җиде яшь гражданы илебезнең төп документына ия булдылар
Беренче тапкыр паспорт алу һәркемнең тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора.
«Тулы хокуклы гражданин» статусыннан тыш, ул билгеле бер җаваплылык та өсти.
Яшь егетләргә һәм кызларга илебезнең төп документын Россия көнендә тапшыру матур традициягә әверелде. Бу көнне районыбыз яшьләре дә паспортлы булдылар. Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында үткән «Син һәркемнең йөрәгендә, газиз Ватаным!» дигән чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе кураторы Эльвира Кәлимуллина аларга мөһим документ һәм бүләкләр тапшырдылар.
– Россиянең лаеклы гражданнары булырсыз, дип ышанам, – диде Фәрит Мөнәвир улы яшьләргә.
14 яшьләрен тутырган егетләр һәм кызлар Сарман исеменә тап төшермәскә сүз бирделәр.
– Сарман гимназиясенең 7 А сыйныфын тәмамладым. Паспорт алу минем өчен Россия Федерациясенең чын гражданины булуымны, тиздән зур дөньяга аяк басачагымны аңлата. Җаваплылык өстәлүен дә аңлыйм. Мин бу вакыйганы тугыз яшемнән бирле көтә идем – ул вакытта абыем Илһам паспорт алган иде. Ул һәрвакыт миңа терәк булды, һәръяклап ярдәм итәргә тырышты. Дөресен әйткәндә, минем абыема ошыйсым килде, – диде Сарман егете Инсаф Таҗетдинов.
Киләчәктә ул адвокат булырга хыяллана икән. Егетнең сүзләре буенча, әлеге һөнәргә ул бишенче сыйныфта ук «гашыйк булган». «Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, минем кызыксынуларым нык үзгәрде. Бишенче сыйныфта тарих һәм законнарны өйрәнә башладым, бик ошады. Әлеге фәннәр миңа киләчәктә яраткан һөнәрле булырга да ярдәм итәрләр, – диде ул.
Инсаф белән параллель Б сыйныфында укучы Рената Гайнемова да хис-кичерешләре белән уртаклашты.
– Минем өчен паспорт алу тормышымда – иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Аны югалтмаска, саклап кына йөрергә кирәк. Паспорт – бик кирәкле документ, ансыз булмый. Бу көнне түземсезләнеп көттем. Район башлыгы кулыннан паспорт алу минем өчен икеләтә сөенеч булды, – диде ул.
Россия көнендә Камил Гәрәев, Райнур Миңнуллин, Динә Шәйдуллина, Вилдан Хәкимуллин һәм Ләйлә Мәрданова да Россия Федерациясенең төп документына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев