САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районның чыгарылыш сыйныф укучылары зур тормышка аяк басалар

«Әле яңа гына беренче сыйныфка кергән сыман иде», «Унбер ел сизелмичә дә үтеп китте», «Зур тормышка аяк басасыз»... Узган шимбәдә район мәдәният йортында мондый сүзләр күп яңгырады.

Бу көнне Сарман урта мәктәбен һәм гимназиясен, Петровский Завод, Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт, Зур Нөркәй, Саклаубаш урта мәктәпләрен тәмамлаучы егетләргә һәм кызларга урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырдылар.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре алдан ук мәдәният йорты янында җыелдылар һәм, түземсезләнеп, бәйрәмнең сәбәпчеләрен көтә башладылар. Ниһаять, «унберләр» һәм аларның сыйныф җитәкчеләре дә күренделәр. Кулларында – шарлар, үзләре – шундый матурлар! Мәктәп белән саубуллашу билгесе буларак, шарлар күккә күтәрелде...

Бәйрәмне Сарман урта мәктәбенең унынчы сыйныфы укучысы, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе рәисе Инсаф Җәләев белән Сарман гимназиясенең педагог-оештыручысы Алинә Закирова ачып җибәрделәр. Укучылар бер-бер артлы сәхнәгә чакырылдылар. Иң элек сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага бирелде.

– Барыгызны да тормышыгыздагы мөһим вакыйга белән тәбриклим. Үзегез теләгән уку йортларына керүегезне, авырлыклардан курыкмавыгызны телим, – диде ул һәм алтын, көмеш медальләр ияләренә урта белем турында аттестатлар тапшырды. 

Бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыюга ирешүчеләр район башлыгы Фәрит Хөснуллинның акчалата бүләгенә ия булдылар. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлева казанышларга тукталды.

– Ун укучыбыз – алтын, ундүрт кеше көмеш медальләргә лаек булды. Алар тапшырган унике бердәм дәүләт имтиханнарының җидесе буенча нәтиҗәләр республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак булды. Өч укучы имтиханнарны йөз баллга тапшырды. Бу – район тарихында беренче очрак, – диде җитәкче.

Башка укучылар да имтиханнарны уңышлы биреп чыкканнар. Аларны Сарман урта мәктәбе директоры Лилия Газимова, Зур Нөркәй урта мәктәбе директоры Ләйлә Шәйхеразиева, Петровский Завод урта мәктәбе директоры Дмитрий Иванов, Саклаубаш урта мәктәбе директоры Алмаз Һадиев, Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе директоры Илнар Шиһапов, Сарман гимназиясе директоры Ләйлә Алексеева котладылар, шулай ук аттестатлар тапшырдылар. Сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр дә котлауларга кушылдылар. Соңгылары исеменнән Али Измайлов чыгыш ясады. Аның кызы Алинә Сарман урта мәктәбен тәмамлады. Котлау сүзләрен җиткергәндә, бәхетле әти хисләренә ирек бирде.

Сарман мәктәпләрен чагыштырмача күп укучы тәмамлаганга без күнеккән инде. Ә менә дүрт авыл мәктәбендә унберенче сыйныфны нибары ун кеше тәмамлады. Зур Нөркәй урта мәктәбендә Раил Мәхүбрахмановка иптәш тә юк иде, дисәк, бик дөрес булмас – сыйныф җитәкчесе Сөмбел Хаҗиева егет өчен иң якын кешеләрнең берсенә әверелгән.

– Раилнең сыйныф җитәкчесе булып 10-11 сыйныфларда эшләдем. Бер генә укучы белән эшләүнең авыр да, җиңел дә яклары бар. Күпчелек чараларны шулай ук чыгарылыш сыйныфы булган «тугызлар» белән бергә оештырдык. Аларның сыйныф җитәкчесе Гүзәл Зарипова белән уртак тел табу җиңел булды.

Авыл мәктәбендә бар нәрсә дә – күз уңында. Раилне беркайчан да ялгыз калдырмадылар. Тәртипле, итагатьле, эш сөючән, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булгач, аның янына һәрвакыт укучылар һәм укытучылар кереп йөрделәр. Үзен ялгыз хис итмәгәндер, дип өметләнәм. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырды, үзе теләгән уку йортына керер, дип ышанам. Аңа бары тик бәхет кенә юлдаш булсын, – диде Сөмбел Вәсил кызы.

Сарман гимназиясен тәмамлаган Диана Мирасова да хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Мәктәпне алтын медаль белән тәмамладым. Рус теле һәм математиканың профиль дәрәҗәсе буенча бердәм дәүләт имтиханнарыннан 78әр балл җыйдым. Җәмгыять белемен 70 баллга тапшырдым. Казан шәһәренә барасы килә. Күңелемә Казан федераль университеты, Россия дәүләт гадел хөкем университеты филиалы якын. Миңа «Икътисади куркынычсызлык» дигән белгечлек ошый. Аның буенча оешмаларда эшкә төрле вазифаларга урнашырга була. 

Хәзерге вакытта бары шатлык хисләре генә кичерәм. Дөресен генә әйткәндә, имтиханнар психологик яктан авыр бирелделәр. Өстән зур йөк төшкән сыман тоела, – диде ул.

Яшьләрнең уй-теләкләре чынга ашса иде. Хәерле сәгатьтә!

Сүз уңаеннан

28 июньдә чыгарылыш кичәләре Җәлилнең беренче һәм икенче санлы урта мәктәпләре, гимназиясе укучылары, Сарман аграр көллияте студентлары өчен дә оештырылды. Көллиятне кызыл диплом белән Вилдан Юнысов, Нурислам Җиһангиров, Анна Лягушкина һәм Адель Гыйльметдинов тәмамладылар.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев