Районның 300 укучысы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керделәр
Бүген республика, шул исәптән район мәктәпләрендә, тәүге дәрескә чакырып, беренче кыңгырау чыңлады.
Быелгы 300 беренче сыйныф укучысы өчен ул аеруча истәлекле булгандыр. Сарман урта мәктәбенә укырга керүче 46 кыз һәм малайга да ул беренче тапкыр шалтырды. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәниләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, яхшы укуларын, уңышлар теләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, мәктәп директоры Лилия Газимова да матур теләкләрен җиткерделәр. Беренчеләр кунаклардан матур бүләкләр һәм тәмле күчтәнәчләр дә кабул итеп алдылар. Бәйрәмне нәниләрнең шигырьләре, биюләре бизәде. Унберенчеләр Белем ачкычын тапшыргач, барысы да классларына беренче дәрескә кереп киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев