Районга ТР Премьер-министры урынбасары эшлекле сәфәр белән килде
Бүген районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.
Аны район чигендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды hәм озата йөрде. Марат Азат улы эшлекле сәфәре кысаларында иң элек Янурыс авыл җирлеге территориясендә урнашкан 4000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән җитештерү комплексында булды, корылмаларны карады, белгечләр белән очрашты. Аннан авыл хуҗалыгы өлкәсенә эшче кадрлар әзерләүче уку йорты - Сарман аграр көллиятенең капиталь төзекләндерү узган тулай торак бинасына керде. Анда төрле елларда Бөтенрәсәй профессионаллар бәйгеләрендә җиңү яулаган, бүгенге көндә Казанда аграр университетында белем алучы егетләр белән күреште, лаборатор-практик шөгыль бүлмәләрен карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев