САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Райондашлар игезәкләр тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар

Гаилә – ул бәхет, шатлык, сөенеч өләшүче җылы учак. Шундый гаиләдә туган сабый – куанычның олысы. Ә инде берьюлы икәү дә туса, гаилә шатлыгы икеләтә арта.

Игезәкләрнең дөньяга килүе барлык заманнарда да илаһи тылсым, Аллаһ бүләге саналган. Көтелгән бер бала урынына ике сабый туса, моны ничек могҗизага тиңләмисең инде?! Ә игезәкләр тәрбияләү авырмы икән соң? Аларны ничек аерып була? Төс-кыяфәтләре, холыклары охшашмы? Бүгенге сораштыруыбыз шул турыда булыр.


Айгөл Вәлиева, 5 яшьлек кызлар әнисе:


- Кызларыбыз Сарман “Лилия” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөриләр. Авырлыгы буенча кечкенә булса да, Адилә бер минутка иртәрәк туды. Төс-биткә нык охшашлар, аларны аера алмыйлар, ә безгә төрле кебек тоелалар. Әтиләре: “Берсенең бил тирәсендә миңе бар бит”, – дип шаярта. Холыклары да төрле. Адилә – беркатлы, йомшак, әмма үткен. Шулай да туганына һәрвакыт юл куя, көйли, бик мөстәкыйль. Айзилә исә – үзсүзле, хәйләкәр, әни кызы, миннән башка бер җирдә дә калмый. Буш вакытларында кызлар китап укыйлар, буягычлар, рәсем ясау белән кызыксыналар. Биергә, велосипедта йөрергә яраталар.


Гөлъяз Насыйбуллина, 1 яшь тә 9 айлык кызлар әнисе:


- Кызларыбыз бер-берсенә гел охшамаганнар, холыклары да икесенеке – ике төрле. Ралина 11 секундка алданрак туды, ул – тыныч бала. Ә менә Рамина бераз усалрак, үзсүзле. Ике кызыбыз булганга бик сөенәм, чөнки минем зур ярдәмчеләрем үсә, дип ышанам. Хәзер дә, өй җыештырганда, табак-савыт юа башласам, килеп, булышырга гына торалар.


Алина Садертдинова, кызы белән малаена – 10 яшь:


- Табиблар әйтүе буенча, беренче булып, улыбыз Тимур туарга тиеш иде, әмма ләкин Жасмин өлгеррәк булып чыкты. Тимур йомшак һәм әкренрәк, күбрәк үз дулкынында яши. Жасмин, киресенчә, – тугандагы кебек, бик җитез, кыскасы, ут һәм ялкын. Холыклары белән аерылсалар да, бер-берсен нык кайгырталар. Мәсәлән, Жасминны берәрсе конфет белән сыйласа, кыенсынып тормый, Тимурга да сорап ала. Ул безнең сәхнә йолдызы кебек: жырларга, биергә ярата. Ә Тимур кул эшләренә оста, бик матур рәсем ясый.


Сөмбел Кашапова, 3 яшьлек малайлар әнисе:

- Улларыбыз бер-берсенә гел охшамаган шикелле, ләкин башкалар аларны аера алмыйлар. Безнең Рамазан бер минутка алданрак туды. Холыклары буенча нык аерылалар, дип әйтмәс идем, әмма икесенең дә үзләренә генә хас характер үзенчәлекләре бар. Рамазан пазллар жыярга ярата, ә Ислам күбрәк машиналар белән уйный. Кечкенә булсалар да, миңа ярдәм итәргә тырышалар. Бигрәк тә аш-су бүлмәсендә, камыр белән эшләгәндә, янымнан китмиләр.


Лилия Мортазина, 10 айлык игез балалар әнисе:


- Безнең бәбиләребезнең исемнәре – Эва белән Ян. Кызыбыз беренчерәк туды. Бәлки, шуңадыр да, Эва – бик өлгер, үткен, әле кечкенә булуына карамастан, усал, хәтта чәчтән тарта, йөзгә дә үрелә. Үз дигәненә елап ирешә, бирмәсәләр, тартып ала. Ошамый икән, башында – шапкасын, аягында носкиен тотмый. Ә улыбыз Ян исә тыныч, йомшак күңелле, сабыр күренә. Ул иркәләнергә һәм үзе дә биттән сыйпарга ярата. Йөзгә бер-берсенә нык охшаш булсалар да, әлбәттә, аларны аеруы кыен түгел (авт. – көлә).


Лилия Шәйхетдинова, 10 яшьлек ике егет әнисе:


- Тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә нык охшаш булсалар да, холыклары буенча улларыбызны аерып була. Ислам бер минутка алданрак туды, ул кырысрак, шулай да юл куя белә. Әмир, киресенчә, – нечкә күңелле бала. Икесе дә – гаделлек яклы, килешмәсәләр, үз фикерләрен әйтәләр. Уртак шөгыльләре, мавыгулары да бар. Икесе дә спорт яраталар: аеруча футбол өчен җан аталар. Фаяз бабайлары аларны патриотик чараларда үзе белән ияртеп йөри. Бу улларыбызга бик ошый. 9 Май – Бөек Җиңү көнендә хәрби киемнәрдән парадка чыктылар. Ял паркында узган Чик сакчысы көнендә шигырь дә сөйләделәр әле. Сәнгатьле уку бәйгеләрендә уңышлары да бар. Чын егетләр булып, сау-сәламәт үсүләрен телим. Балаларыбызга тыныч күк астында яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев