САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда Хәйдәр Сафинга истәлек тактасы куелды

Республика халкы Татарстан Җөмһүриятенең олуг бәйрәмен билгеләп үтә.

Сарманлылар өчен бүгенге көн аеруча истәлекле. Быел район төзелүгә 95 ел тулды. Шул уңайдан бүген район үзәгендә бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – СССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сафин Хәйдәр Сафа улына үзе хезмәт куйган “Сельхозтехника” берләшмәсе бинасына истәлек тактасы беркетелде. Чарада аның кызы Алсу, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, озак еллар берләшмәдә идарәче булып эшләгән Федор Андрианов, сарманлылар катнаштылар.
- Республика үсешендә райондашларның да өлеше зур. Хәйдәр Сафин да – шундыйларның берсе. Ул эшләгән чорларда берләшмә районның иң эре предприятиеләреннән булган. Андый легендар шәхесләрне без онытырга тиеш түгел, - диде Фәрит Мөнәвир улы, тантананы ачып. 
Аннан район үсешенә өлеш керткән фидакарьләр бүләкләнделәр. 
- Әтиемне онытмавыгыз, аның исемен зурлавыгыз, хәтерен мәңгеләштерүегез өчен зур рәхмәт, - диде Алсу Хәйдәр кызы, сарманлыларга рәхмәтен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев