САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда Сабантуйга әзерлек бара

Билгеле булганча, район үзәге Сарманда Сабан туе – 7 июньдә, шул ук көнне кичке якта – Әлмәт авылында, башка авылларда һәм Җәлил поселогында 8 июньдә үткәреләчәк.

Район үзәгендә кичке Сабантуй шулай ук 8 июньгә билгеләнгән. 

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин тарафыннан оешма, учреждение җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә дә милли бәйрәмебезгә әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова эш бүленеше белән таныштырды. Соңыннан Фәрит Мөнәвир улы җаваплы хезмәткәрләр, оешма җитәкчеләре белән берлектә тагын бер кат Сабантуй мәйданындагы объектларның торышы белән танышты, бәйрәмгә әзерлек буенча чираттагы бурычларны билгеләде, аны тиешле югарылыкта уздыру өчен барлык чараларны күрергә кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев