САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда күп фатирлы йортлар ремонтлана

Агымдагы елда күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча 84800,0 мең сумлык эш башкарылачак, узган ел бу күрсәткеч 14 күп фатирлы йорт өчен – 50 миллион сум иде.

Быел районда «Күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча республика программасы» нигезендә 12 күп фатирлы йортка капиталь төзекләндерү планлаштырылган иде. Бүгенге көндә аларның барысында да эш бара.

84 миллион сумның 6 миллионы район үзәгендә урнашкан Куйбышев урамындагы 78 нче йорт өчен каралган. Шушы көннәрдә әлеге йортка барып, төзекләндерү эшләре белән үзебез дә танышып кайттык. Әлбәттә, иң беренче булып күзгә ташланган әйбер – йортның стеналары. Без барганда, аның алгы ягы тышланган иде инде. Әле тышланырга өлгермәгән өлеше белән чагыштырганда аерма – җир белән күк арасы кебек. Ак, соры һәм яшькелт тыныч төсләр белән аралаштырып эшләнгән стена күзләрне иркәли. 

- Дивар башта минераль мамык плитә белән төрелә. Ул – минераль мамык һәм синтетик тоташтыручыдан торган җылылык үткәрмәүче материал. Соңыннан аның өстеннән декоратив штукатур ясала һәм буяла, – диделәр төзүчеләр. 

Күп фатирлы йортларның стеналары узган елларда да шушы алым белән төзекләндерелгән иде. Анда яшәүчеләр зарланмадылар, өйләр матурланып кына калмадылар, җылындылар да, бу аеруча кыш айларында нык сизелә, диделәр.

Әлеге йортта, фасад белән беррәттән, түбә ремонты эшләре дә бара иде. Төзекләндерү эшләре белән танышып йөргәндә, шушы йортта яшәүче Гөлия Фатыйхова белән дә очраштык.

- Йортыбызга ремонт керүгә чиксез шатбыз. Монда күчкәнебезгә – 36 ел. Моңа кадәр ремонт кергәнен хәтерләмим. Хәзерге көндә йортыбызны бик яхшылап ремонтлыйлар, стеналарны матурлыйлар, түбәне алыштыралар. Яңгыр яуса, аннан нык кына су үтә иде. Мин үзем икенче катта яшим, миңа үтми иде, ә менә өченче катта яшәүчеләр зарлана иделәр. Су стена буйлап та агып төшә иде. Аны җебетеп, өй ишелә башламаса ярый инде, дип куркып тора идек. Почмакка су агып төшә торган торба да куйсалар, бик шәп булыр иде. Әле канализация торбаларын да алыштырачаклар дип беләбез, подъездларны да ремонтларлар дип өметләнәбез. Без бу йортта күбебез – өлкәннәр. Ремонт безнең өчен бик тә кирәк иде, – ди ул.

Яңгыр яуганда түбәдән су үткәненә үзебез дә инандык, өченче кат балконының тәрәзәләреннән яңгыр сулары тамар өчен куелган эреле-ваклы ләгәннәр дә күренеп тора иде.  

Инде түбә, аннан су үтү иң кискен мәсьәләләрнең берсе булгач, аңа без дә аеруча игътибар иттек. Узган елларда ремонтчылар аның өчен заманчарак, сыйфатлырак материал куллана башлаган иделәр. 

- Башта ремонт ясаучылар түбәнең элеккеге катламнарын алып аталар, кырып-себереп чистарталар. Аннан соң гидроизоляция катламы җәелә. Сулар агып китсен өчен, керамзит ярдәмендә авыш өслек ясала. Яңгыр, кар сулары агу өчен торбалар кую да каралды. Аннан соң ике кат җылыткыч материал – пенополистирол җәю күздә тотыла. Аның өстенә, узган елдан аермалы буларак, коры стяжка җәеләчәк. Ул цемент белән комнан ясала, түбә нигезе белән финиш катламы арасына урнаштырыла, түбә материалын сыйфатлы итеп җәю өчен кулланыла, чыдамлылыгы белән дә аерылып тора. Бу технология зуррак мәйданлы түбәләрне ремонтлаганда кулланыла. Аның өстенә ике кат финиш катламы – гидроизоляция материалы да җәеләчәк, – диде «Сарман» идарәче компаниясе директоры Алмаз Мәүләвиев.

Ә менә электр хуҗалыгын алыштыру инде төгәлләнгән. Подъездда яңа электрүткәргечләр сузылган, щитлар урнаштырылган. 

Алмаз Шәрифҗан улына йортта яшәүчеләрне борчыган сорауларны да бирми кала алмадым. Подъезд да ремонтланып, канализация торбалары да алыштыралачакмы соң? 

- Капиталь төзекләндерү программасы буенча канализация торбалары да алыштыралачак, кимендә 50 елга чыдый торган полипропилен торбалар сузылачак. Ә подъезд агымдагы ремонт планы буенча төзекләндереләчәк, буялачак, – диде ул. 

Без дә 78 нче йортта яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашабыз һәм балконнардагы ләгәннәр дә алыныр, дип ышанабыз.


Бүгенге көндә Җәлил поселогының Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында 23, 25, 27, Әхмәдиев урамында 18, Кол Шәриф урамында 10, Урман урамында 13, Сарманның Гаяз Исхакый урамында 3, Совет урамында 13, 15, Гаяз Исхакый урамында 24, Ленин урамында 52 А йортларында да капиталь төзекләндерү эшләре бара.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев