Районда диңгезчеләр бәйрәм итәләр
Бүген Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан район Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды.
Диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, иң активларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин да котлауларга кушылды, гаскәр ветераннарын, аларның гаилә әгъзаларын бүләкләде. Хәрби-диңгез флоты төркеменең район буенча җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов төркемгә яшьләрне кабул итте, иң өлкән диңгезчеләрне, актив гаиләләрне билгеләп үтте. «Хәрби кардәшлек» берләшмәсе вәкилләре котлаулардан читтә калмадылар.
Мәңгелеккә күчкән диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Ахырдан мемлриалга чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев