Бу сорау белән без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салиховка мөрәҗәгать иттек.
– Бәрәңге утыртуның төгәл генә даталары юк – бу эшне кем ничек тели, шулай башкара. Ләкин аны җирләр җылынгач кына утыртырга яраганлыгын онытмаска кирәк. Бәрәңге – җылы яктан кергән культура бит, шуңдый һава шартлары таләп итә. Җир салкын булса, ул егерме–утыз көн дәвамында да тишелә алмаска мөмкин, – диде ул.
Шул ук вакытта, белгеч сүзләре буенча, бәрәңге корылыкка да иң чыдам культура булып санала. Тик ул да кайбер корткычларга каршы тора алмый. Аңа Колорадо коңгызы гына түгел, шыртлавык коңгызы (жук-щелкун – авт.) кортлары да шактый зыян салырга сәләтле. Аларны халык телендә «проволочник» дип йөртәләр. Әлеге кортлар күгәргән тимерчыбыкны хәтерләтәләр, шуңа шулай аталганнар да. Коңгызлар үзләре бәрәңге өчен куркыныч тудырмыйлар. Ә кортлар орлыкларны, шытымнарны, культуралы үсемлекләрнең тамыр системасын, бүлбеләрне, тамыразыкны зарарлыйлар.
– Берничә ел кулланышта булганнан соң, күпъеллык үлән басулары әлеге афәт таралыр өчен иң яхшы җиргә әйләнәләр. Шуннан кортлар бәрәңге бакчаларына да күчәләр. Кыш җылы килсә, күбесе салкын дип саналган айларда да исән калалар.
Шәхси секторда бу кортларга каршы аерым препаратлар кулланырга ярый. Бүлбеләрне утыртканчы эшкәртү, бәрәңге утыртканда препаратларны туфракка кертү, буразна төбен эшкәртү үзенчәлекләре матдәнең төренә бәйле. Туфракка известь кертү дә корткычларга каршы нәтиҗәле көрәш ысулы булып тора, – диде Илнур Хәйдәр улы.
Һава торышына килгәндә, ул тотрыклы күренә башлады. Бер көнне һава температурасы – биш, икенче көнне – егерме биш булган вакытлар артта калдылар сыман. Шулай да, яңгырлар явып үткәли. Апрель ахырында күптән онытылган карлар да яуды, бозлар да төште хәтта. Хәер, ул вакытта «Бәрәңге утыртам», – дип, ашыгучылар булмагандыр.
Исемдә: элегрәк авылда без аны мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» шалтыраган вакытта гына утырта идек. Хәзер заманалар үзгәрде. «Күршеләр утыртып бетерде инде, соңга калдык», – дип, әти дә ашыктыра башлый...
Ләкин күптән түгел ишеттем: Сарманда яшәүче бер танышым бәрәңгесен апрель уртасында ук утыртып та куйган.

«Бик иртә түгелме соң?» – дип кызыксынган идем, «Иртәрәк утыртсаң, иртәрәк аласың да бит», – дигән җавап алдым. Июнь-июль айларында ук яшь бәрәңге ашарга исәпли, димәк. Еллар уңышлы булсын инде!
Илназ Сираев
Нет комментариев