Район суды рәисе истәлекле вакыйганы билгеләп үтте
Сарманлылар аны гади һәм кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр.
Егерме ел хезмәт стажы – теләсә кайсы тармак өчен шактый вакыт. Әйтик, суд системасында шушы кадәр вакыт эшләүче судья хакында, бу тармактагы законнарны яхшы белә һәм иң катлаулы эшләрне карау буенча зур тәҗрибәгә ия була, дигән фикер яши. Июль аенда район суды рәисе Хәйбрахманов Ринат Рәсим улының әлеге системада хезмәт куя башлавына ике дистә ел булды. Без аның шушы вакыт эчендә халык арасында да, җитәкчелек һәм хезмәттәшләре алдында да зур ышаныч һәм абруй казанганын беләбез. Үзенчәлекле юбилей – түгәрәк дата уңаеннан без аңа үзебезне һәм халыкны кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Белүебезчә, сез мәктәптә укыган елларда ук юрист булырга хыяллангансыз. Моңа нәрсә этәргеч бирде? Сез туып-үскән гаиләдә юристлар бар идеме?
Минем әтием ветеринария институтын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган, гомер буе җитәкче урыннарда эшләде, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, әнием – экономист, атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре. Ә мин мәктәптә укыган елларда «Калкан» кадет түгәрәгенә йөрдем. Полиция, суд хезмәткәрләре безнең белән очрашулар үткәрәләр, лекцияләр укыйлар һәм үзебез дә аларда еш була, аларның хезмәте белән таныша идек. Шул елларда ук миндә гомеремне шушы һөнәргә багышлау уе туды. Мәктәпне тәмамлагач, һич икеләнмичә, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Анда ул елларда ук конкурс бик зур иде.
Беренче эш көнегезне хәтерлисезме?
Университетта укыганда ук, Мамадыш шәһәренең бер оешмасында юрист булып эшли башладым. Миңа катлаулы булмаган эшләр йөклиләр иде. Акрынлап тәҗрибә туплый башладым. Укуны тәмамлагач, шушында ук эшкә кайттым. Берничә ай хезмәт куюга, эш белән кергәч, ул еллардагы республика прокуроры Сәйфихан Нәфиев: «Татарча беләсеңме?» – дип сорады. «Бераз беләм», – дидем. «Оформляйте Хайбрахманова в Сармановский район!» – дип, кул астындагыларга шунда ук күрсәтмә дә бирде. Коридорга чыктым да картадан Сарман районын эзли башладым. Өченче курста укыганда, мине бирегә туйга да чакырганнар иде, ләкин килә алмаган идем. Ярар, ике-өч ел эшләрмен дә китәрмен, дип уйладым. Шулай итеп, язмыш миңа барыбер шушы районны күрүне, хәтта яшәүне насыйп иткән.
Сарманга кем булып килдегез?
Бирегә мин прокурор ярдәмчесе булып килдем. Сарман миңа, нишләптер, беренче күрүдә үк ошады. Прокуратурага килеп керү белән, секретарь Ләлә Артамонова каршы алды, ә район прокуроры ул вакытта Таһир Исмәгыйлов иде. Тикшерүче булып Ранис дигән егет эшләде. Алар миңа бик ярдәм иттеләр. Бер елдан Ранис үз ягына кайтып китте. Мин, тикшерүче булып, аның урынына күчтем. Әлбәттә, бу хезмәт тагы да җаваплырак. Чөнки прокуратура тикшерүчесе авыр, аеруча авыр һәм вазифаи җинаятьләрне тикшерә. Эш сәгате, бәйрәм, ял көннәре белән исәпләшеп тору юк. Берәр җирдә җинаять кылынса, төн, дип тә тормыйсың, тикшерүгә чыгып китәсең. Аннан соң прокурор урынбасары вазифаларын башкардым.
Сарманлылар сезне ярыйсы ук татарча сөйләшергә дә өйрәткәннәр, дип аңлыйм.
Үскәндә, өйдә русча да, татарча да сөйләшә идек. Шуңа күрә туган телемне, аз булса да, белә идем. Ләкин бакчага йөри башлагач та, рус телендә аралашырга кирәк булып чыкты. Урамда да, мәктәптә дә, нигездә, шул телдә сөйләштек. Монда килгәч тә, эш буенча оешмаларга шалтырата идем дә русча сөйли башлый идем. Мине бүлдерәләр: «Әйдәгез әле, татарча гына сөйләшик!» Шулай итеп, вата-җимерә булса да, ана телемдә сөйләшергә тотындым. Кайчак әле әңгәмәдәшләрем миннән көлеп тә алалар иде. Шулай итеп, Сарман минем өчен туган телемнең икенче тапкыр туган урыны да булды, дияргә дә мөмкиндер. Монда килгәнче, русча гына уйласам, хәзер татарча да фикерли алам. Гомумән, Сарман – икенче туган ягым, дип саныйм. Чөнки монда туып-үскән шәһәремә карый да күбрәк яшим.
Судья вазифасына ничегрәк кереп киттегез һәм барлык теләгән кеше дә судья була аламы?
Прокуратурада биш елдан артык хезмәт куйдым. 2005 елда район судына судья булып күчтем. Советлар Союзы вакытында ул сайлап куела торган вазифа иде. Ә хәзер ул конкурс нигезендә билгеләнә. Вакантлы урын булуга, хокук саклау органнарында эшләүче һәркем үзен шул урынга тәкъдим итә ала. Моның өчен шактый документлар җыеп, квалификацион коллегиягә тапшырырга кирәк. Алар кешене бөтен яктан да тикшерәләр. Судья булырга теләгән кешенең үзе дә, туганнары да хокукка каршы гамәл кылмаган булырга тиешләр, шулай ук судья булырга теләүченең сәламәтлеге, мөлкәте дә исәпкә алына. Әлеге вазифага дәгъва кылучы 25 яшьтән дә яшьрәк булмаска, югары юридик белеме, юридик белгечлек буенча кимендә биш ел хезмәт стажы булырга тиеш. Квалификацион коллегия каршында имтихан тотып, аның рекомендациясен алу да мәҗбүри. Соңыннан документлар Мәскәүгә җибәрелә, РФ Президенты Указы чыгарыла. Судьялар сроксыз вакытка сайланалар, 70 яшькә кадәр эшләргә мөмкиннәр, 20 ел стаж тулуга, лаеклы ялга да китә алалар. Ә суд рәисе вазифасына карата стаж буенча кайбер чикләүләр бар.
Район судында нинди эшләр карала?
Гражданлык, административ һәм җинаять эшләре. Ләкин шәһәрләрдән аермалы яклар да бар. Аларда гражданлык эшләрен – бер, административ эшләрне – икенче, җинаять эшләрен өченче судья карый. Ә бездә андый бүленеш юк. Чөнки район судында без – ике генә судья. Чираттагы ялга чыкканда, командировкаларга киткәндә, без һәр эшне дә карарга тиеш булабыз.
Заман, җәмгыять һәрвакыт үзгәреп тора. Сез эшли башлаган чор белән бүгенге арасында аерма зурмы?
Бик зур. Беренчедән, элекке елларда эшләр азрак һәм җиңелрәк иде. Элек җинаятьләрнең урлау, үтерү, көчләү кебек төрләре кылына иде. 2000 нче еллар башында нефть урлау фактлары бик күп булды. Хәзер җинаятьләрнең саны да, төрләре дә бик күпкә артты. Яңа технологияләр гамәлгә керү сәбәпле, алар белән бәйле, ягъни электрон җинаятьләр барлыкка килде һәм алар бүгенге көндә күпчелекне тәшкил итәләр. Икътисади җинаятьләр күп эшләнә. Кешеләр хәзер бай һәм мул яшиләр. Йорт саен диярлек – икешәр, өчәр машина. Шәхси эшмәкәрләр, шөгыльләрнең төрләре арту, дистанцион эшләү төрләре барлыкка килү дә алар арасындагы хокукый мөнәсәбәтләрнең күбәюенә китерде. Халыкның судка ышанычы арту да мөрәҗәгатьләрнең күп булуына сәбәпче, дип уйлыйм.
Сезгә йөкләмә дә арткандыр? Элек бер елга күпме эш карый идегез дә, хәзер күпме?
Әйе, йөкләмә нык кына артты. Мәсәлән, 2006 елда 304 – гражданлык, 125 – җинаять, 82 административ эш каралса, узган ел бу саннар 578-93-92 булды.
Сезгә төрле эшләр карарга, төрле язмышлар белән очрашырга туры килә. Хөкем каршына басучыларга карата нәфрәт, кызгану хисе яки симпатия барлыкка килгәне бармы?
Кайчак күңелдә андый хисләр туса да, без аларны күрсәтмәскә тырышабыз. Чөнки судья карарларны эмоцияләр нигезендә түгел, закон таләп иткәнчә чыгарырга тиеш. Ягъни ул объектив булырга, законда каралганча гына эш итәргә тиеш. Ләкин юристлар арасында «Карар законлы һәм гадел булырга тиеш» дигән гыйбарә дә яши. Бу – карар законлы булса да, гадел булмаска мөмкин, дигәнне аңлата. Әйтик, лаеклы ялга чыгучы, гаделлек эзләп, судка мөрәҗәгать итә. Аның хезмәт кенәгәсендә эшләгән вакыттагы вазифасы дөрес язылмаган һәм ул шуның аркасында ташламалы пенсия ала алмый. Аның дәгъвасын канәгатьләндермәү, билгеле, гадел булмас иде, ә инде канәгатьләндергән очракта, Пенсия фонды Югары судка шикаять бирә икән, безнең карар кире кагыла. Мондый очракларда дөрес урталыкны, ягъни балансны таба белү бик мөһим. Закон белән гаделлек арасындагы балансны таба алган судья – югары һөнәри осталыкка ия.
Сезне, прокуратура, суд органнарында эшли башлагач та, бигрәк тә нәрсә гаҗәпләндерде? Сезнең өчен нәрсә ачыш булды?
Мин тормышны тагы да тирәнрәк аңлый башладым. Ә прокуратура, суд органнарында аны төрле яктан күрәсең. Үзем тулы гаиләдә, кайгыртучан әти-әни канаты үскәч, башка төрле гаиләләр дә бардыр, дип һич тә уйламый идем. Ә дөньяда имин булмаган, балалары ата-назына тилмереп үскән семьялар да бар икән. Мин гаилә бәхете, якыннар арасындагы җылы мөнәсәбәтләрнең, күңел тынычлыгының кадерен тагы да ныграк аңлый, белә башладым. Бәхетле балачагым, миңа биргән тәрбияләре, олы тормышка аяк басарга ярдәм иткәннәре өчен, әти-әниемә бик тә рәхмәтлемен.
Сезнең өчен иң авыры нәрсә?
Сарманда күп кеше бер-берсен белә, күбесе таныш. Иң авыры – таныш кешегә хөкем карары чыгару.
Һөнәр сайлаганда, беркем дә башта ук аның нечкәлекләрен белеп сайламый. Сез дә, мөгаен, күп нәрсәне белеп бетермәгәнсездер? Сездә кайчан да булса үкенү хисе барлыкка килмәдеме? Сайлаган хезмәтегез, чыннан да, күңелегезгә якын булып чыктымы?
Беркайчан да үкенмәдем. Прокуратурада да бик яратып эшләдем, бүгенге эшемне дә бик яратам. Мине эшкә өйрәткән җитәкчеләремә, коллегаларыма да бик рәхмәтлемен. Таһир Исмәгыйловны, Җәүдәт Ибраһимовны бүгенге көндә дә зур хөрмәт белән телгә алам. Прокуратураның бу яңа бинасын Җәүдәт Хәмзә улы белән төзедек. 2005 елда ул Казанга китте, мин – район судына. Бүгенге көндә дә аралашып яшибез. Ул мине эшкә, тормышка, кешеләр белән эшләргә, уртак тел табарга өйрәтте. Мин аларга, Югары Суд, Суд департаменты идарәсенә, коллегаларыма, хезмәттәшләремә, барлык сарманлыларга бик рәхмәтлемен. Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы белән дә күп еллар аңлашып эшлибез.
Аңлавымча, сезгә биредә дә яллар, бәйрәмнәр белән исәпләшергә туры килми. Балаларыгызга вакытыгыз каламы?
Әйе, беренчедән, эшләр күп, икенчедән, алар сроклы, вакытында тәмамларга, карар чыгарырга кирәк. Шуңа күрә кичен дә соңарырга, кайчак ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Ләкин балаларыма һәрвакыт вакыт табарга тырышам. Без бергәләп ял итәргә, табигатькә чыгарга яратабыз. Кайчак бергәләп ашарга пешерәбез, пилмән ясыйбыз. Болар – минем туган йортымнан ук килгән традицияләр. Аннан соң, кичке ашка һәрвакыт бергәләп утырабыз. Бу минем өчен – шулай ук иң күңелле һәм кадерле мизгелләр.
Балаларыгызның үзегезнең юлдан китүен теләр идегезме?
Үзләренә ошаган, яратып эшләрлек һөнәр сайлауларын телим. Улым Булат 9 сыйныфка күчте, ул әле кем булырга икәнен хәл итмәгән, дип беләм. Кызым Ирада 7 сыйныфка бара. Ул прокурор булырга тели. Үзе теләгәч, каршы килмим. Ул минем хезмәтнең дә җаваплы икәнлеген, эш сәгатьләре белән чикләнмәгәнлеген күреп-белеп үсә. Ә Даяна әле кечкенә, балалар бакчасына гына йөри.
Сарманга карата мөнәсәбәтегезне белдек. Ә киләчәгегезне ничегрәк күз алдына китерәсез?
Алдагысы – язмыш кулында, Аллаһы Тәгалә ничек хәл итә. Ә Сарманны, аның кешеләрен бик яратам. Биредә бик күп шатлыклы мизгелләр кичердем. Тормыш иптәшем Гөлнара – Сарманныкы. Балаларым да шушында туды. Алар биредә эшкә өйрәнеп, әби-бабалары җылысын тоеп үсәләр. Үземнең әти-әнием дә килгәләп тора. Корбан бәйрәменә дә кунакка чакырган идек, корбан чалдык, бик күңелле итеп аралаштык.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә хезмәтегездә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Добойка
Ринат Рәсим улының күпьеллык тырыш хезмәте югары бәяләнгән: ул – Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының II дәрәҗә «Тырышлык өчен» аерымлык билгесе, «Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел» медале, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Суд департаменты идарәсенең Почет грамотасы һәм башка дәрәҗәле бүләкләр иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев