Район Советы сессиясендә районны үстерү мәсьәләләре каралды
5 февраль көнне IV чакырылыш район Советының XXVI утырышы үткәрелде.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, федераль хезмәтләр һәм ведомстволарның зональ бүлекчәләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы ел бурычлары белән таныштырды. Фикер алышуларда «Агрокөч» җәмгыятенең «Вахитов» җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхразыев, Җәлил муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфикъ Кәримов, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева катнаштылар. Алардан соң сүз алган Руслан Гаджиев район волонтерларының эшчәнлеген югары бәяләде, махсус операциядә хезмәт итүчеләргә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Марат Җәббаров исә сарманлыларны узган ел республикада башкарылган эшләр белән таныштырды, район күрсәткечләренә тукталды, тәкъдимнәрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев