Район нәниләре “Аулак өй”гә чакырдылар
Бүген Сарман гимназиясендә регионара “Аулак өй – көрәш” бәйгесенең зона этабы үткәрелде.
Иң элек анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясадылар. Сарманның “Кояшкай”, “Лилия”, “Ләйсән” һәм “Сандугач” нәниләре үзләрен пазллардан әкият рәсеме җыю, аны сөйләп күрсәтү, “Йолалар”, “Йөзек салыш” кебек биремнәрдә сынап карадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде, чөнки һәркайсы осталык, зирәклек, җитезлек, сәнгать буенча да сынатмадылар.
Чарада катнашучыларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлева да изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Бәйгене әлеге проектның авторы – ТР журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Җиһаншина алып барды. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче журналист, блогер Линар Закиров, Татарстанның мәгариф өлкәсе белгече Мөслимә Гыйльманова катнашындагы жюри чыгышларга бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев