Район музеенда туку проектын тормышка ашыралар
“Ариадна җебе” («Нить Ариадны») – районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тормышка ашыра торган проект нәкъ шулай атала.
Ул “Свет” Хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә куела. Әлеге проектта иң самими балалар катнашалар. Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфында укучылар бүген дә музейга килделәр. Аларны биредә башлаган эшләре – туку станнары көтә иде.
- Бу укучыларның өченче тапкыр килүләре инде. Кызлар һәм малайлар үзләре башлаган кул эшләрен төгәлләү белән мәшгульләр. Араларында, авырып, килми калганнары да бар иде, аларына да шөгыль табабыз. Проектның максаты – физик мөмкинлекләре чикле балаларны һөнәргә өйрәтү. Финанс грамоталылыгы кысаларында, укучылар үзләре тукыган өлгеләрдән сумкалар тегеп, аларны сатачаклар да әле. Туку өчен җепләрне балалар үзләре сайладылар. Алар ярдәмендә бик матур эшләр башкаралар, - диде музей директоры Дания Кәшипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев