САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы Мәскәүдә форумда катнаша

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Кече Ватан – Рәсәй көче” дип исемләнгән II Бөтенрәсәй муниципаль форумы узды.

Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнаша. 
Әлеге форум – муниципалитетларның уңай тәҗрибәсен алга җибәрүгә һәм Россиядә муниципаль берәмлекләрне үстерүгә юнәлтелгән чара. Аны Россия Федерациясе Президенты Администрациясе ярдәме белән Җирле үзидарәне үстерү Бөтенрәсәй ассоциациясе оештыра. Форум җирле үзидарә лидерларын, бизнес вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм экспертларны актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү һәм үсеш стратегияләрен эшләү максатларында берләштерә. Һәр чара муниципаль идарәнең аеруча актуаль проблемаларын чишү юлларын эзләү өчен белем һәм тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән. Форум шулай ук хакимиятнең һәм бизнесның төрле дәрәҗәләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра. Форумда Россиянең 89 регионыннан 9500 мең делегат катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев