САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Иске Имән җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләренә чәчәк бәйләмнәре бүләк итте

Иске Имән авыл җирлегендә дә җыен үз югарылыгында узды.

Биредә халык башкарылган эшләргә рәхмәтне дә мулдан әйтте.
Иң элек җирлек башлыгы Раушания Исламова үзе чыгыш ясады һәм узган елгы эшләрне барлады. Аннан сүз “Агрокөч” җәмгыятенең “Вахитов” җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхразыевка бирелде. Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге өлкән уполномоченные полиция майоры Рәсим Сафин җирлектәге һәм райондагы криминоген хәл белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин узган ел районда тормышка ашырылган дәүләт программалары, милли проектларга нигезләнеп башкарылган эшләргә тукталды, агымдагы елда планлаштырылганнарын атады. Гадәттәгечә, Фәрит Мөнәвир улы бүген катнашкан ике җыенда да район тормышындагы актив позиция, аның үсешенә керткән өлешләре өчен, республика, район җитәкчеләренә, депутатларга, авыллар халкына рәхмәтен белдерде. 
Иң соңыннан алдынгылар, юбилярлар бүләкләнде. Җирлектәге һәр эштә активлык күрсәткән бюджет оешмалары кызлары башлык кулыннан чәчәк бәйләмнәре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев