САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район архивында “Сарман” газетасы белән бергә тарих саклана

Бүген район Башкарма комитетының архив бүлегендә Сарман аграр көллияте укучылары кунакта булдылар.

“Сарман” саклый Бөек Җиңү серен” дип исемләнгән чара “Сарман” газетасы белән тарих бәйләнешен чагылдырды. Иң элек архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева бүлекнең эшчәнлеге, документлар сакланышы белән таныштырды, аерым бүлмәләрдә нинди эш алып барылуы турында сөйләде. “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе – “Сарман” газетасы баш мөхәррире Альбина Сабирова газетаның барлыкка килү тарихы, аның элекке елларда нинди исемнәр астында нәшер ителгәне хакында чыгыш ясады. Газета Бөек Ватан сугышы чорларында да чыккан, Бөек Җиңүнең юбилей елларында аның битләрендә тарихи язмалар дөнья күргән. Гомумән, “Сарман” битләрендә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре хакында бай мәгълүмат табарга мөмкин. Бүгенге көндә дә махсус сәхифәләрдә, рубрика астында язмалар бастырыла. Газета белән бәйләнеше булган күренекле шәхесләрнең исемнәрен атап, сәхифәләр белән таныштырып, баш мөхәррир укучыларның да белемнәрен тикшерде. Тапкырлар истәлеккә бүләкләр алдылар. Соңыннан чарада катнашучылар танылган шәхесләребез Дамир Гарифуллин, Хәниф Хәйруллин, Равил Гыймадиев, Вәсимә Хәйруллина, Әзһәр Габиди, Люция Зиннуровага багышланган күргәзмәләрне карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев