Район үзәгендә, шул исәптән авылларда да татар халкының милли бәйрәме - Сабан туена әзерлек башланды.
Матур йолаларның берсе булып, әлбәттә, бүләк җыю тора. Авылның мәдәният хезмәткәрләре, аларга ияргән яшьләр, бала-чага, авыл урамнарын ямьләп, җыр-музыка белән, Сабантуй батырларына, ярышларда катнашучыларга чиккән сөлге, яулык-ашъяпма, носки һәм йомырка кебек төрледән-төрле әйберләр туплыйлар. Авыл халкы бу матур чараны көтеп ала һәм бүләген дә алдан әзерләп куя. Өчиле Саклау авылында да татар халкының әлеге күркәм йоласы күңелле узды.
Нет комментариев