Өчиле Саклау авылы яшьләре бигрәк актив
Хәбәрләр

Өчиле Саклау авылы яшьләре бигрәк актив

-

Саклаубаш авыл җирлегенең Өчиле Саклау авылы мәдәният йортында төрледән-төрле чаралар еш үткәрелә. Тәҗрибәле мәдәният хезмәткәре Резедә Таҗетдинова өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә ялларын күңелле итеп оештырырга тырыша. 

— Быел Яңа ел бәйрәмендә аеруча яшьләр активлык күрсәттеләр. Кунакка кайткан кызлар-егетләр дә кушылдылар аларга. Җырлый-җырлый биеделәр, вальс та әйләнделәр алар, — диде ул.

Дөньяларыбыз тыныч булып, шундый шат күңел белән яшәргә язсын барыбызга да.


Нет комментариев