Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре!
Сезне чын йөрәктән Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Хезмәтегез гадәттән тыш җаваплы һәм олуг хөрмәткә ия. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кеше сәламәтлеге, кеше гомере өчен җавап бирәсез. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Һәр көнегез – мәрхәмәтлелек, фидакарьлек, сайлаган үтә дә җаваплы һөнәрегезгә тугрылык үрнәге.
Тирән белемнәр белән беррәттән, чиксез түземлелек, ныклык, сизгерлек таләп итүче көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Аерым рәхмәт сүзләрем – тармак ветераннарына. Сезгә һөнәри уңышлар, имин тормыш, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Сез яшәү шатлыгы бүләк иткән кешеләр рәхмәте сезгә иң зур бүләк булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев