Мәшгульлек үзәге өй туе үткәрде
Бүген район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «өй туе» үткәрде – капиталь төзекләндерүдән соң мәгариф бүлеге бинасына урнашкан яңа «йорты»на күчте.
Заманча ремонт, яңа җиһазлар, уңайлы шартлар, билгеле, һәркемне сокландырырлык. Биредә эш өчен генә түгел, клиентлар өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Җитәкче кабинеты, белгечләрнең эш кабиналары, конференцияләр залы барлык кирәкле техника белән тәэмин ителгән. Клиентлар өчен аерым компьютер, демонстрацион экран, вакансияләр терминалы, гардероб һәм башкалар урнаштырылган. Хәтта әниләре белән килгән сабыйлар өчен балалар почмагы да бар.
Коллективны шатлыклы вакыйга белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, төзүчеләр, мәшгульлек тармагында тырыш хезмәт куючылар билгеләп үтелде. Үзәкнең беренче директоры Зөлфия Сафина узган еллар хатирәләре белән уртаклашты. Фәрит Мөнәвир улы үзәк директоры Гөлнара Хәйбрахмановага символик ачкычны тапшыргач, кунаклар бүлмәләргә үттеләр, алар белән танышып чыктылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев