Мәктәп формасы балага уңайлымы?
Сәламәтлеккә зыян китерми торган кием һәм җиһазлар яңа уку елына әзерлекнең мөһим этабы булып торалар.
Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Балага яхшы уку һәм сәламәт булып үсү өчен барлык шартлар һәм уңайлыкларны да тудыра алдыгызмы? Мәктәп формалары, аяк киемнәре һәм җиһазлар аның сәламәтлегенә зыян китерерлек түгелме? Район балалар табибы Люция Алиуллинаның чыгышы бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәр.
Кием сайлау. Зарарсыз өс һәм аяк киемнәре сайлау – укыту процессында балага уңайлылык һәм сәламәтлек тәэмин итүдә хәлиткеч фактор. Мәктәп формасы алганда, шуны истә тотарга кирәк: бала бу киемдә көн саен 5-6 сәгать һәм аннан да күбрәк вакытын үткәрәчәк. Шуңа күрә ул, беренче чиратта, баланың сәламәтлеген сакларлык булырга, аңа уңайлы микроклимат тудыра алырга тиеш. Боларга тән температурасы, дымлылык, пар һәм һаваның үтеп керә алуы кебек факторлар керә. Дөрес сайланмаган сыйфатсыз кием төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин, шул исәптән – тире авыруларын да, әйтик, дерматит. Шуңа күрә мәктәп формасының биологик һәм химик куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган натураль тукымадан тегелүе яхшы.
Мәктәп формасы алганда, түбәндәгеләргә игътибарлы булыгыз:
Киемнең маркировкасын – җитештерүчесе һәм тукыма составы язылган бирканы яхшылап өйрәнегез.
Тукыманы тәрбияләү турындагы символларга игътибарлы булыгыз. Әйтик, ярлыкта химчистка күрсәтелгән икән, бу киемне химчисткага бирүдән баш тартырга кирәк. Чөнки киемгә химик чистарту үткәрә торган матдәдә бала сәламәтлеге өчен зарарлы элементлар булы ихтимал.
Мәктәп формасының тукымасы яртылаш натураль материалдан торса яхшы. Аның өчен иң яхшысы: көз өчен – киҗе-мамык һәм җитен тукыма, кыш өчен – кашемир яки йон. Химик җепселләр костюмнарда 55 проценттан да артмаска тиеш, ә блузка һәм кофталарда – 35 проценттан.
Синтетика күләме 55 проценттан арткан формалар арзанрак булырга мөмкин, ләкин аның өстенлеге шунда бетә дә. Синтетика тирегә суларга ирек бирми, нәтиҗәдә җылылык алмашы бозыла һәм бала тирли башларга һәм аңа салкын тияргә мөмкин. Моннан тыш, синтетик тукымалар нәтиҗәсендә аллергия килеп чыгуы да ихтимал. Чөнки ул үзенә тузан, пчрак һәм төрле микроорганизмнарны тарта, алар баланың лайлалы тышчаларына йогынты ясыйлар, тәнендә исә кызыл бетчәләр чыгуы да мөмкин. Синтетика шулай ук үзендә статик электрны туплый, ул баланың нерв системасына тәэсир итә, аны ярсыта, тиз ардыра. Шуңа күрә көн дә кию өчен синтетик кием әйбәт түгел. Ләкин аннан тулысынча баш тартырга да ярамый, чөнки алар киемнең формасын тоталар, аның хезмәт срогын озайталар, аны тәрбияләүне гадиләштерәләр.
Киемнән кискен ис килергә тиеш түгел. Аннан ис килү – форма тукымасында зарарлы, хәтта куркыныч химик матдә булуы турында искәртергә мөмкин.
Мәктәп формасының куркынычсызлык гарантиясе – декларация яки сертификаты. Сатучы бу документны сатып алучының беренче таләбе буенча ук күрсәтергә бурычлы.
Форма сатып алганда, размерын дөрес сайлагыз. Балага аның белән йөргәндә дә, утырганда да уңайлы булырга тиеш. Ул аның хәрәкәтләрен чикләргә, тар булырга тиеш түгел. Чөнки кысып торган итәк яки чалбар эчне авырттырырга, ә күлмәк, сарафаннар сулышны кысарга мөмкин.
Баланың фигурасын һәм теләген дә истә тотыгыз. Чөнки форма сыйфатлы, матур һәм модалы гына түгел, ул балага ошарга да тиеш. Анда яктылык кайтаргыч элементлар булса, тагы да яхшырак.
Аяк киеме. Ортопедик табанчалы аяк киеме сайларга тырышыгыз. Ул аяктагы һәм аркадагы проблемаларны булдырмаска ярдәм итә. Йөргәндә һәм йөгергәндә аяк авыртмасын өчен, аяк киеменең амортизация яхшы булырга тиеш.
Материал. Аяк киеме натураль материалдан – күн яки замшадан, яисә сыйфатлы синтетик материалдан җитештерелсә яхшы. Бу вентиляция өчен кирәк. Аяк киеме дымны сеңлерергә һәм тиз кибәргә тиеш. Бу гөмбә авыруларын булдырмау һәм аяктан ис килмәү өчен әйбәт.
Дөрес размер. Аяк киеменең балага таманмы-юкмы икәнлеген даими тикшереп торыгыз. Аның 1 см тирәсе запасы да булырга тиеш. Башы җитәрлек дәрәҗәдә киң булсын, чөнки бармакларга урын җитәрлек булырга тиеш.
Аяктагы фиксация. Аяк киемендә ышанычлы фиксация – шнурлар яки липучка булса яхшы. Андый аяк киеме уңайлырак һәм травмаларны булдырмаска да ярдәм итә.
Сезонлылык. Аяк киемен сезон буенча алырга кирәк, әйтик, кышкы ботинкалар җылы һәм өслекләре дым тартмый торган булырга тиеш.
Форма һәм аяк киемнәренең торышын даими тикшереп торыгыз. Сыйфатлары югалу белән, яңага алыштырыгыз.
Рюкзак. Ортопедик аркалы һәм көйләнә торган киң каешлы рюкзаклар алыгыз. Бу авырлыкны тигез бүлү өчен кирәк. Ул җиңел дә булырга, аның размеры да баланың буена туры килергә тиеш.
Канцелярия кирәк-яраклары. Ручка, карандаш һәм маркерлар куркынычсыз материаллардан эшләнгән булсын. Кургаш һәм фталат кебек материаллар зарарлы. EN71 яки ASTM кебек куркынычсызлык сертификатларына игътибарлы булыгыз. Уңайлы форма һәм текстуралар кулны тиз ардырмау өчен яхшы. Буяу һәм кләй зарарсыз, суда эри торган булсыннар. Бу аллергияне булдырмау өчен әйбәт.
Кәгазь һәм дәфтәрләр. Дәфтәрләрнең эшкәртелгән яки экологик чиста кәгазьдән ясалганнары яхшы. Составларында кислота булмаганын сайлагыз, андый дәфтәрләр вакытлар үтү белән саргаймый һәм тиз череми.
Органайзерлар һәм папкалар. Аларның куркынычсыз һәм агулы булмаган пластиктан ясалганнарын алыгыз. Папкалар кесәле һәм каптыргычлары уңайлы булырга тиеш.
Уку кирәк-яраклары. Линейка белән өчпочмакның да куркынычсыз материалдан җитештерелгәннәрен һәм ныклыларын сайларга кирәк. Әйтик, акрил яки агачтан эшләнгәннәрен. Ручкаларның тота торган урыннары йомшак материалдан, тотарга уңайлы булырга тиеш. Фломастерлар суда эри торган кара белән булса яхшы.
Рәсем ясау өчен кирәк-яраклар. Акварель яки гуашь буяулар, составында агулы буягыч матдәләр булмаган акбурлар яхшы. Кисточкалары аллергия китереп чыгармый торган натураль яки синтетик кыллар белән булсын.
Гомуми рекомендацияләр. Мәктәп кирәк-яракларының куркынычсызлык сертификатларына игътибар итегез. Алган әйберләрегез размерлары һәм авырлыклары буенча баланың яшенә туры килерлек булсын. Аларның материалларына, дизайннарына, функциональлекләренә игътибар итегез.
Уку җиһазын сайлау. Өстәл биеклеге һәм размеры буенча уңайлы булырга тиеш. Мәктәп яшендәге балаларга, гадәттә, 60-75 см биеклектәге өстәл кулай була. Аны баланың буена ярашлы итеп көйләү мөмкинлеге булса, аеруча яхшы. Ул шулай ук дәреслекләр, дәфтәрләр, башка кирәк-яраклар сыярлык булсын. Тартып чыгарыла торган тартмалары һәм киштәләре булса, тагы да яхшырак. Алар уку материалларын оештырырга, тәртипсезлекне булдырмаска ярдәм итәләр.
Урындык. Ул гәүдәне дөрес тотарга ярдәм итәргә тиеш. Биеклеген көйли торган җайланмалы, билгә ярдәм итә торган аркалы, озак утырган очракта да арытмый торган булса, бу – иң яхшы вариант. Тышлык материал сулый һәм тиз чистартыла торган булсын. Ә инде култыксалары булу уңайлылыкны тагы да арттыра, ләкин алар көйләнә торган булса яки култыксалары бөтенләй булмаса яхшы.
Яктылык. Лампалар яктылык дәрәҗәсен һәм юнәлешен көйли торган булсын. Өстәлне табигый яктылык күбрәк булган урынга куегыз, мәсәлән, тәрәзә буена.
Универсальлек. Җиһаз алганда, аның кечерәк сыйныф укучылары өчен генә түгел, яшүсмерләр өчен дә актуальлекләренә карагыз. Бу киләчәктә җиһаз алуда экономия ясарга мөмкинлек бирәчәк. Уңайлы һәм дөрес уку пространствосы игътибарны яхшырак тупларга, стресс күләмен киметергә, укуның нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә.
Декор һәм мохит. Балага шәхси пространствосын үзе теләгәнчә бизәргә рөхсәт итегез. Әйтик, фотографияләр, рәсемнәр белән. Ул аңа уңайлылык һәм илһам бирүче мохит тудырырга тиеш. Игътибарны читкә җәлеп итүче әйберләр, мәсәлән, уенчыклар, телевизор һәм башкаларны куймагыз.
Зөлфия Шәрипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев