Мәгълүмат-мөхәррият үзәге кунаклар кабул итте
Алдан хәбәр иткәнебезчә, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге бинасына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәме белән капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде.
Ә «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков өр-яңадан җиһазларга булышты.
Бүген – 1 август көнне үзәкне ачу тантанасы үткәрелде. Бәйрәмдә республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар, яңартылган бина белән тәбрикләделәр, коллективка уңышлар теләделәр. Үзәкне ремонтлауда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Үзәк хезмәткәрләре шатлыгын шулай ук республика районнары редакцияләренең баш мөхәррирләре, район оешмалары җитәкчеләре, үзәк ветераннары һәм башкалар уртаклаштылар.
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабирова үзәкне яңартуда булышлык күрсәтүчеләргә, тырыш хезмәт куючыларга рәхмәт сузләрен җиткерде.
Бәйрәмдә катнашучылар район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда, Сарман балалар сәнгать мәктәбендә, китапханәдә һәм Әнвәр Залаков исемендәге паркта булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев