Әлмәт авылында яшәүче Нәҗип Хәертдиновны авылдашлары тәрбиягә алганнар
Өлкән кешегә олыгайган көнендә ярдәм һәм терәк кирәк. Ялгызлык белән очрашып, кайберләре психологик депрессиягә бирелергә дә мөмкиннәр. Сәламәтлекләре какшау, эшләү сәләтен югалту куркынычы аларны аеруча борчый. Күбесе картлар йортына эләгүдән дә курка.
Караучысыз калган, якыннарын югалткан өлкәннәрнең киләчәге хөкүмәт тарафыннан да ныклы контрольгә алынган. “Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ эшкә сәләтле өлкән яшьтәге гражданнарны гаиләгә тәрбиягә алу” дип аталучы стационарларны алыштыра торган технология нәкъ менә өлкәннәрне интернатларга җибәрү буенча чиратны киметү, аларның алдагы тормышларын җайлаштыру максатларында гамәлгә ашырыла.
Әлмәт авылында яшәүче Нәҗип Идиятулла улы Хәертдиновны авылдашлары Айдар Шәяхмәтов белән аның тормыш иптәше Римма тәрбиягә алганнар.
Бу хакта тулырак газетабызның 2021 ел 12 март саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев