САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ләшәү Тамак мәдәният йортында музей эшли башлаган

Ләшәү Тамак авыл җирлегендә узган җыенга баргач, мәдәният йортының бер бүлмәсендә авыл тарихына, аның хезмәтчәннәренә багышланган әле оеша гына башлаган музейда булырга туры килде.

Ике кечкенә бүлмәдә күпме кызыклы һәм кадерле мәгълүмат тупланган. Мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллинаның тынгысыз эзләнүләре нәтиҗәсендә бу. Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның Муса Җәлил исемендәге колхозны җитәкләгән елларында хуҗалыкның хезмәт уңышлары, казанышлары, колхозчыларның хезмәт кенәгәләре һәм башка төрле кәгазьләре аша бик күп нәрсәгә төшенергә мөмкин. 
Шулар арасында караңгы-кызыл тышлы бер дәфтәргә игътибар иттем. Бу шул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Нәкыйп Арслановның көндәлек дәфтәре иде. Ул һәр көнен диярлек язып барган, үткәрәсе кичәләрен, чараларын уйлап планлаштырган. 1977 елның 2 февралендә узган студентлар белән очрашу кичәсенә дә ныклап әзерләнгән, шунда ясаячак чыгышын да язган. “... Безнең “Огонек”ка килгәннәр арасында үзләренең максатлары бердәм булган, элек мәктәп тәмамлап, колхозыбыз байлыгын арттыручы, авылыбызның ямен-гүзәллеген үстерүче механизаторлар, ил табыны күркәмлеген баетучы терлекчеләр дә, үзен фән юлына багышлаган студентлар да, озак еллар авылда эшләүче укытучылар да бар...”, - дигән юллар язылган анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев