САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ландыш Фатыйхова җәмәгать судьясы итеп сайланды

Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 маддәсе, ТР Дәүләт Советының агымдагы елның 18 апрелендә дөнья күргән 256-7 санлы Карары нигезендә, Сарман суд районының 2 санлы суд участогына җәмәгать судьясы итеп Фатыйхова Ландыш Рәис кызы сайланды.

Аны бүген коллективка Сарман районы суды рәисе Ринат Хәйбрахманов тәкъдим итте һәм изге теләкләрен җиткерде. Җитәкчене район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде. Район прокуратурасы, эчке эшләр, суд коллективлары исеменнән, хезмәттәшләреннән дә иң җылы котлау сүзләре кабул итте Ландыш Рәис кызы. Без дә яңа җитәкчегә мул хезмәт уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев