Ләкелеләр Питрау бүләкләренә ия булдылар
Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең XXVII Питрау республика бәйрәме кысаларында керәшен этник сәнгатенең «Питрау түгәрәк уены-2025» исеме астында III республика фестивале үткәрелгәнен хәбәр иткән идек.
Анда Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Айбагыр» балалар керәшен фольклоры ансамбле (җитәкчесе – Римма Антонова) уңышлы чыгыш ясады һәм оештыручыларның – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе һәм Мамадыш муниципаль районы тарафыннан лауреат дипломы белән бүләкләнде.


Шундый ук бүләккә Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле дә (җитәкчеләре – Раилә Асанова һәм Халидә Нәбиева) ия булды.

Шушында ук, күпьеллык тырыш хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен, Раилә Асановага Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты да тапшырылды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне өчен, Ләке мәктәбе укытучысы Дилүзә Ильинага Татарстан Республикасы Мәдәният министрылыгының Рәхмәте тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев