Ләкедә Питрауны бәйрәм иттеләр
Бүген Ләке авылында керәшен халкының милли бәйрәме – Питрау билгеләп үтелде.
Тантаналы чараны якташыбыз Алмаз Әгъләмов белән авыл мәдәният йорты директоры Римма Антонова алып бардылар. Халыкны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов котладылар, иң алдынгыларны бүләкләделәр. Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Ирина Муллина мәдәният йортына да бүләк ясады.
Бәйрәм дә төрле ярышлар оештырылды: ир-атлар да, хатын-кызлар да себеркесен дә җыйдылар, бер-берсен арбага утыртып та йөрделәр, кул да көрәштерделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, гер дә күтәрделәр, таяк та тартыштылар. Келәмдә көрәшчеләр көч сынаштылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Якташларын сөендереп, бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев та кайткан иде. Шул ук вакытта катнашучылар «Питрау чибәре» исеме өчен дә көрәштеләр.
Мәйданның бер почмагында машина тартучылар да булды әле! Кыскасы, бәйрәм бик эчтәлекле булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев