САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ләке мәктәбендә 80 еллыкка 80 «бишле» алучыны бүләкләделәр

.

Дилүзә Ильина, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары:

 – “Соңгы кыңгырау” быел да гадәттәгечә узды.  Матур традиция булып, бәйрәмдә ел дәвамында тырышып укыган, актив булган укучыларыбызны бүләкләдек, сертификатлар тапшырдык.  Ел буена уңышлы эшләп килгән сыйныф җитәкчеләре дә тәбрикләнде. Мәктәп белән тыгыз элемтәдә торган гаиләләргә, әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.  Быел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, бер кызыклы акция игълан иткән идек.  Яңа елдан соң гына кертелде бу яңалык.  Кем май ахырына кадәр 80 “5”ле билгесе ала, шул, җиңүче буларак, махсус бүләккә ия булачак.  Анастасия Аксакованың бишлеләре артып та китте инде. Мәктәпнең тугызынчы сыйныфын ике укучы тәмамлады.  Азалия Шакирова – Түбән Кама шәһәрендә медицина училищесында, Диана Долгунова Сарман аграр көллиятендә укуларын дәвам итәргә ниятлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев