САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыр хезмәтчәннәренә хөрмәтнең иң зурысы күрсәтелде

Язгы кыр эшләрен районда беренчеләрдән булып башлаган һәм кыска срокларда югары сыйфат белән төгәлләгән “Сарман” агрофирмасы беренче урынга лаек булган иде.

Үсемлекчелек тармагында ирешкән уңышлары өчен, икенче урын “Нөркәй” һәм “Җәлил агрофирмаларына бирелде. Өченче урынга “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе лаек дип табылды. 
Район Сабан туенда аларның җитәкчеләренә һәм җаваплы хезмәткәрләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. “Сарман” агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Миргаҗәм Мирзасалихов, агроном Инсаф Сөнгатуллин, “Нөркәй” агрофирмасының “Вахитов” бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыев һәм “Уңыш” бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Розумбетов, агроном Илнур Гатиятуллин, “Җәлил” агрофирмасының Минзәләбаш бүлекчәсе җитәкчесе Раушан Гәрәев, агроном Мөхәррәм Мәхмуриев, Саклаубаш бүлекчәсе җитәкчесе Алис Хөсәенов, Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов, агроном Рөстәм Мәүләвиев, “Җәлил агрофирмасы терлекчелек бүлекчәсе җитәкчесе Марат Хафизов, “Нөркәй” агрофирмасы терлекчелек бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Хуҗин кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. 
 Язгы чәчү кампаниясен тиешле югарылыкта оештырып, технологик таләпләрне төгәл үтәүгә зур өлеш керткән “Агрокөч” җәмгыятенең Сарман районындагы җитештерү комплекслары җитәкчесе Илшат Вәлиевка да акчалата бүләк тапшырылды. 
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Илнар Габидуллин, Рәсим Әшрафуллин, Розалия Тузеева да мәйдан түренә чакырылдылар, акчалата бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев