“Кыр батыры” исеменә быел да Айрат лаек булды
Хәбәрләр

“Кыр батыры” исеменә быел да Айрат лаек булды

Быел да абсолют кыр батыры исеменә “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Айрат Шәйдуллин лаек булды.

Бу исем узган ел да аңа бирелгән иде. Айрат быел да сынатмады, кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә иреште. Табыннар муллыгы өчен инде шактый еллар тырыш хезмәт куючы бу уңган игенчегә тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды.


Нет комментариев