Кабак үстерүче Галиевләр
Кабак үстерү белән бездә берәүне дә гаҗәпләндерә алмассың – бакчачыларның һәркайсы үз бакчасында үстерә аны.
Ә менә Сарман авылы Г.Тукай урамында яшәүче Галиевләрдә без иң авыр кабакка тап булдык. Аның авырлыгы - 41 килограмм. Рәзиф Галиев сүзләренә караганда, кабак үстерүнең бер авырлыгы да юк икән. Файдалы үзлекләргә ия булган кабакны хуҗабикә Фәридә Галиева да бик еш куллануын әйтте. Ә сездә нинди кабаклар үсә, дуслар? 21 сентбрьдә узачак "Кабак" бәйрәменә алып килегез әле. Барлык сарманлылар шаккатсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев