Иске Кәшердә урамнар бәйрәме уздырылды
30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Иске Кәшер авылы мәдәният йортында бәйрәм чарасы үткәрелде.
Бәйрәмне башлап, авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов котлау сүзләре ирештерде.
Иске Кәшер авылына, тарихи мәгълүматларга караганда, 1490 елларда нигез салынган.
- Авылыбызда өч урам бар. 1962 елда янгын чыгып, 62 йорт янган. Кешеләр икенче урамга күченгәннәр. Гагарин космоска очу елы буларак, бу урамга аның исеме бирелә. Икенче урамыбыз, анда авыл советы урнашканлыктан, - Совет, өченчесе Комсомол урамы дип атала. Шул урамнарда яшәүчеләр үзләренең хезмәт җимешләре белән таныштырдылар. Алар бакчаларында үскән аллы-гөлле чәчәкләр букетлары, күңел җылысын кушып пешерелгән пироглар тәкъдим иттеләр. Җырлы-моңлы очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды. Авылдашлар җыр- биюдә, нәфис сүз сөйләүдә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды, - дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Тәнзилә Әкселмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев