Иске Кәшердә җәлилчеләрне искә алдылар
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Ләшәү- Тамак мәктәбе укучылары Иске Кәшер авылындагы Зиннәт Хәсәнов музеена сәяхәт кылдылар.
Ул әти-әниләр ярдәме белән оештырылды. Укытучыларны, укучыларны музейның фәнни җитәкчесе- үз эшенә чиксез бирелгән, белгән бар белемен башкалар белән уртаклашырга омтылган Илдар Йосыпов шундый якын, җылы итеп каршы алды һәм Муса Җәлил белән яшерен оешмада ингә-иң куеп көрәшкән батыр якташыбызга багышланган музей экспозицияләрен карарга чакырды. Укучыларны ике төркемгә бүлдек. Кечкенәләр Илдар абыйларын тыңлаган арада, өлкәнрәкләр Иске Кәшер мәктәбе укучылары белән аралашты, өстәл уеннары белән мәшгүль булды. Икенче төркем өчен экскурсия бетүгә, мәдәният йортының зур залына үттек. Биредә без Фәридә Нәбиуллина җитәкләгән 3 нче сыйныф укучыларының әдәби-музыкаль чыгышын карадык, укучыларның сәнгатьле итеп шигырь укуларына сокландык. Мәктәбебезнең Шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре Ләйлә Шәйдуллина белән Эмиль Зәйниев җавап сүзе белән чыктылар.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Фәйзрахманова сүзләреннән укучылар Иске Кәшер урта мәктәбенең якташлары исемен горурланып йөртүләрен, районның патриотик тәрбия бирү юнәлешендә инновацион мәйданчык булуларын, нинди ниятләр куеп эшләүләрен белделәр. Чыннан да, шундый батыр чыккан җирлектә яшәү, аның исемен йөрткән мәктәптә эшләү, уку зур җаваплылык сорый, максат һәм бурычлар өсти. Ә мәктәп моңа әзер. Без класс коллективларының унбер җәлилче исеме белән аталуын күрдек. Алар үзләренең әле бүген Яшьармия хәрәкәте сафына кабул ителүләрен сөйләделәр, шатлыклары белән уртаклаштылар. Малай һәм кызларның күзләре янып тора, өйрәнергә, яңа үрләр яуларга омтылулары ап-ачык. Мәктәп коллективына гел уңышлар елмаюын гына телисе, безне җылы кабул итеп, онытылмас һәм мәгълүмати яктан бай мизгелләр бүләк иткәннәре өчен барысына рәхмәт әйтәсе килә.
Бу хакта Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Шәйдуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев