САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Идрисовлар — җырлы нәсел

Мәшhүр җырчы Илhам Шакиров туган Яңа Бүләк авылына ызандаш Күктәк-Мирсәет авылында барлыкка килгән Идрисовлар нәселе бөтен республикада дан тота.

Күренекле табиблары, атказанган җырчылары, педагоглары белән дә мактана алалар Идрисовлар. Алар татар тарихы, мәдәнияте белән кызыксынып, милли гореф-гадәтләрне киләсе буыннарга да тапшырырга омтылып яшиләр. Күпбалалы булулары да күчеп килә. Габделмәҗит бабай белән Фәhиҗамал әбинең 10 баласының гаиләләре, тармакланып, бүгенге көндә бердәмлек үрнәге күрсәтеп яшиләр, туганнар еш очрашалар, истәлекләре белән уртаклашалар.

Калфаклар чигү, чәкчәк пешерү осталыклары да нәсел шөгыле булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев