Яратмасаң, башта ук араны өзәсе икән ул
Мин 5 сыйныфка керер алдыннан, гаиләбез белән район үзәгенә күченеп килдек. Бераздан без яшәгән өч катлы йорт янына тагын берничәне төзеп куйдылар. Аларга да яшь гаиләләр килеп урнашты. Өч йортка — бер ишегалды. Ул бала-ча-га тавышыннан гөрләп тора иде. Рәхәтләнеп уйныйбыз, кич, караңгы төшкәч, әниләр кат-кат чакыргач кына, өйләргә таралабыз. Безнең бала-чак шулай күңелле булып истә калды. Әзрәк үсә төшкәч, кызлар малайлардан читләшә башлады кебек. Малайлар арасында тәртипсезрәкләре дә бар. Кышын җепшек кар йомарлап аталар, куша-мат кушып, чәчтән тартып, үртәп калалар.
МИНЕМ БЕЛӘН ГЕНӘ ЙӨР
Югары сыйныфларга җитеп килә-без. Кызларга дәрт керә башлады, ма-лайлар да ничектер үзгәреп бара кебек. Тәртипсез дип саналган теге тиктор-маслар да бераз басылды. Алар белән кабат дуслашып, бер төркемгә җыелып йөри башладык. Кичләрен йортлар кар-шындагы мәйданчыкта гитара чиртүче егетләргә кушылып җырлаулар, маг-нитофоннан яңа көйләр тыңлау безне берләштерде. Йортларның икенче ягын-да агачлык бар иде. Аны парк дисәң дә була, кайчагында, җыелышып, шунда чыгып утырабыз. Агачлыкның бер башы кечкенә генә инешкә тоташкан. Бик ма-тур урыннар, кыскасы. Табигать балала-ры булып үскәнбез, үсмер чагыбызның, яшьлегебезнең тәмен белгәнбез икән, дим ул вакытларда.
Егетләр һәм кызлар арасында пар-лашучылар да күренгәли башлады. Кайвакыт, юктан гына кызык табып, үртәшеп тә алабыз, бер-беребезне уз-дырып, уен-көлке дә сөйләшәбез. Баш-калардан читенсенмичә, кочаклашып утыручылар да юк түгел. Яшьлек бит, ул алып килгән хисләрне ничек тыясың ди инде?
Минем үземә Равил исемле егет ошый. Гәүдәгә башкалардан калышса да, әллә кайсы ягы белән үзенә тар-тып тора. Басынкы, хәтта юаш дисәң дә була. Ул минем белән параллель сыйныфта укый, музыка мәктәбенә йөргәнен дә беләм. Алар классында укыган Идрис исемле малай —Равилнең нәкъ киресе. Укырга яратмый, бик әрсез, тәртибе дә чамалы. Ирек бирсәң, бөтен кызларны кочаклап чыгар иде, тиешле булмаган җирләренә үрелергә дә күп сорамый.
Менә шул Идрис берзаман минем арттан чапкынлый башлады. Сагыз урынына ябышты бит. Ул чагында ун-беренчене бетереп килә идек инде, тиздән — имтиханнар. Миндә егет кайгысы юк, имтиханга әзерләнәм. Ә бу килә дә, ишек шакый баш-лый. “Чык, әйдә, йөреп киләбез, ул экзаменнарны барыбер бирдерәләр инде, тәккә башыңны ка-тырып утырма”, — дип, әллә кайларга барырга чакыра. Әни аның тәртипсез икәнен белә, ачулана. “Нигә чыгасың син аның белән? Нинди малай икәне йөзенә языл-ган бит. Башка килеп йөрмәслек итеп, берәр катырак сүз әйтеп булмыймыни шуңа? Син әйтә алмасаң, хәзер үзем чыгам да, куып җибәрәм”, — дип әрли. Атаңа әйтәм, дип тә куркыта. Әтидән бе-раз шөллим мин. Безгә карата кы-рысрак булды ул. Шуңа күрә кай-вакыт чыкмыйча да калам. Әмма гел качып та ятып булмый бит инде. Идрис, мин кая гына бар-сам да, сагалап кына тора бугай. Каршыма килеп басып, бәйләнә башлый. Үзеннән бер рәтле сүз чыкмый.
Идриснең әтисе юк. Безнең әниләр аның турында: “Балала-рын ташлап чыгып китте”, — дип сөйлиләр иде. Саимә апаның тагын ике кызы бар. Ялгызына гына өч баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр. Мин белә- белгәннән бирле Саимә апа икешәр, өчәр җирдә идән юды. Идрисне ошатсам, тормышла-рын көчкә генә алып барулары-на да карап тормас идем. Әмма мин аннан куркам гына, башка бернинди дә хисем юк. Идристән кайбер малайлар да шөлли кебек. Ул башкалардан гәүдәгә озын-рак, йодрыкларын уйнатырга гына тора. Җае чыккан саен, үзенең кемнәрне дөмбәсләве белән мак-танырга ярата. Аңа минем янга килеп йөрергә сәбәп тә бирмәдем бит, ялгыш кына ым да какканым юк. Нигә миңа бәйләнә соң ул? Моңа үзем дә аптырыйм. Миннән башка кызлар да җитәрлек бит, югыйсә. Кайвакыт, янына чыккач, бу юлы ниләр сөйләр икән дип, аны тыңлап та торам. “Миннән ник куркасың? Тимим бит мин! Син миңа ошыйсың. Минем белән генә йөр. Бүтән кеше белән бары-бер йөрттермим сине”, — дигәнрәк сүзләр сөйли башлый, кочаклап та алырга маташа.
Мәктәпне яхшы билгеләргә генә бетергәч, институтка барып караган идем. Әмма, берничә балл җитмәү сәбәпле, укырга керә алмадым. Күңелем төште, кире кайтасым килмәде. Әтием-нең сеңлесе Казанда тора, бер кибеттә сатучы булып эшли иде. “Безгә кеше кирәк, укырга
җитешерсең әле. Кал монда”, — дигәч, риза булдым. Шулай да: “Уйлармын, апа. Әти һәм әни белән киңәшләшергә кирәк”, — дип, өйгә кайттым. Минем кайт-канны кай арада ишеткәндер, шул кичне үк Идрис килеп җитте. Чык-тым инде янына. Кем белән булса да сөйләшәсем, эчемне бушата-сым килгәндер.
КИТӘМ ИНДЕ, КАЛАСЫҢ
Идрисне армиягә алачаклар икән. “Мин киткәнче булса да, оч-рашып торыйк инде. Бүтән кеше белән йөргәнем юк, беләсең. Сине әллә кайчаннан ошатып йө-рим. Бу шимбәдә озату кичәсе үткәрәбез. Классташларның мон-дагылары килә, сине дә көтеп калам”, — диде. Кешечә чакыр-гач, билгеләнгән сәгатькә кердем инде. Яшьләр шактый җыелган. Мине, армиягә озатучы кызы, дип санап, Идрис янына утыртып куйдылар. Кунаклар, безнең ара-да нидер бар шикелле, булачак солдатның исән-имин йөреп кай-туын теләгәндә, мине дә кыс-тыралар, көтеп алырга кушалар. Шул чагында никтер: “Туктагыз әле, безнең бит йөргәнебез юк! Мин аның кызы түгел”, — дип әйтмәдем. Алай дисәм, китәсе егеткә читен булачагын чамала-ганмындыр инде.
Равил гармун белән килгән иде. Уйнавына, җырлавына сок-ланып утырдым. Япь-яшь егет димәссең дә, дөнья күргән олы кеше кебек, моңлы көйләрне суза гына. Миңа да карап-карап алган шикелле. Күңелле генә утырдык. Хушлашып, чыгарга җыендым. Идрис иптәшләрен сыйлап кал-ды. Каян кыюлык җиткәндер, чы-гышлый, Равилне култыклап ал-дым. “Әйдә, өйгә кадәр озат әле мине. Безнең подъездда ут юк”, — дигән булдым. Аның белән озак кына сөйләшеп тордык. Медици-на институтына кергәнен ишеткән идем инде. Равил миңа да Казан-га барырга куша. “Анда әзерлек курслары ачыла. Имтиханнарны “3”легә бирсәң дә, конкурссыз керә алсың”, — ди.
Равил мине Идрис белән оч-раша дип белә икән. “Аның белән йөр дә, димим, йөрмә, дип тә әйтмим. Үзеңә кара. Күңелең ни-чек куша, шулай эшлә”, — диде ул, миңа текәлеп карап. Их, әйтеп булмый бит. “Миңа ул түгел, син ошыйсың! Инде күптәннән”, — дип әйтә алмадым. Өйгә кергәч, гел аны уйладым. Серле карашлары күз алдымда торды.
Икенче көнне иртүк Идрис ки-леп җиткән. “Кичә кая качтың? Безне иртәгә военкоматтан оза-талар. Китәм, Нурия, китәм! Мин киткәч, кемнәргә калырсың? Әйдә, безгә! Әни көтә анда. Йөргән кызың тәмле әйберләр белән чәй дә эчмичә чыгып китте, керсен хәзер үк”, — ди.
Артык теләгем булмаса да, олы кеше чакыргач, кердем инде. Саимә апа белән байтак кы-на сөйләшеп утырдык. Ул мине яшьтәше сыман санап, тормыш хәлләрен сөйләп алды. Идриснең әтиләренең икенче гаиләсе, ба-ласы бар икән, Оренбург ягын-да яшиләр, ди. “Алиментка да бирмәгән идем, бер ярдәме бул-мады”, — дип зарланып та алды. Егет тә безнең тирәдә бөтерелеп йөри, чәй ясап китерә. Идрискә хәерле юллар теләп, чыгып кит-тем.
Аны бүтән күрмәм, военкомат-ка да барып тормам, дип уйлаган идем, юк икән шул. Балконда кер элеп тора идем, Идриснең кече сеңлесе килеп керде. Кулында — записка. “Нурия, сине йорт ар-тындагы бакчада көтәм. Бездә бер әйберең онытылып калган”, — дигән. Анысы — бер сәбәп ке- нәдер инде. Эшләр өелеп тор-са да, иртәгә юлга чыгасы егет чакыргач, киреләнеп торып бул-мый. Әнигә дә шулай дидем. “Кы-зым, ерак йөрмә! Армиягә китәсе егетләр салалар, сак бул. Шул Идристән аерыла алмадың инде. Беткән идемени соң сиңа башка егетләр...” — дип, риза булмыйча гына, артымнан ишекне ябып кал-ды.
Идрис мине йорт башында көтеп тора иде. “Әйдә, инеш буй-ларын урап килик әле. Күреп ка-ласым килә”, — дип, култыклап алды. Аны-моны уйламыйча, аның артыннан әкрен генә шул якка таба төшә башладым. Шун-да гына аның эчкән икәнен сиз-дем. “Сездә нәрсәм калган? Бир дә, китәм мин, әни көтеп кал-ды”, — дип борылдым. Моңа ка-дәр елмаеп-көлеп торган егетне алыштырып куйдылармыни? “Ми-нем ашка килеп, Равил белән чы-гып киткәнсең, придател! Ямыйм мин ул чәүкә баласына ару гына итеп! Минем кызны тартып алырга маташа, ә?! Әйттем бит мин сиңа, минеке генә буласың!” — дип яный ук башлады. Мин дә авызны йо-мып тормадым: “Кайчаннан баш-лап, синеке соң әле мин? Вәгъдә бирдемме, кочаклаттыммы? Син китәсе булганга, чакырганга гына кердем мин! Сез аракы эчеп кал-дыгыз, минем чыгып киткәнне күрмәдең дә. Көтеп торырга тиеш идеммени сине? Әллә ниләр өмет итмә! Син миңа бөтенләй ошамыйсың”, — дидем. “Әле син шулаймыни? Менә хәзер кем икәнлегемне күрсәтәм! Кулыңны да тоттырмаган булып йөри идең. Хатыным булып калсаң, әллә кая сикерә алмассың... Мине көтәргә туры килер!” — дип, Идрис ерткыч кебек минем өскә ыргылды да, кулымнан эләктереп таллыкка таба өстери башлады. “Үтерәләр, коткарыгыз!” — дип кычкыра баш-ладым. “Акырма! Монда бары-бер беркем дә ишетми сине”, — дип, авызга йодрыклары белән бәргәли бу. Үзем дә чыраен тырмап бетердем, колагын боргычла-дым. Мондый каршылык көтмәгән Идрис тагын да ныграк котырып китте. Башыма сугып очырганын хәтерлим, башкасы исемдә юк. Өйдә генә аңга килдем.
Равил безгә кергән булган. Ярый, паркка чыкканымны әнигә әйтеп киткән идем. Равил мине эзләгән, кычкырган тавышны ишетеп, инеш буена чапкан. Ул барып җиткәндә, Идрис: “Нурия-не үтердем”, — дип елап тора икән. Өйгә үз аягым белән кайтып җиткәнмен, ләкин хәл бик мөш-кел булган. Әти милициягә хәбәр итте, Идрисне ябып куйдылар. Саимә апа, елап, өебезгә йөгереп керде. “Карап торган бердән-бер улым бит ул минем. Китсен иде армиягә, зинһарлар, олы-га җибәрмәгез”, — дип, әти-әнигә ялварды. Әти барып сөйләшкәч, Идрисне чыгардылар. Ул икенче көнне солдат хезмәтенә чыгып китте.
Минем хәлләрне ишетеп, ип-тәш кызлар керделәр. Ниләр бул-ганын сөйләп тормадым: “Керт-ми торган өчен бәргәләштек”, — дидем. Кешегә сөйләсәң, юктан гына да даның чыгуы бар. Ра-вилгә рәхмәт укыдым. Якыннан дуслашып китәргә дә бер сәбәп булгандыр инде бу очрак. Шул вакыйгадан соң очрашып йөри баш-ладык.
Аннан Казанга киттем, апа янына эшкә урнаштым. Идристән бер-ике тапкыр хат килде. “Те-ге вакытта син үзең дә гаепле идең. Ошатмагач, ышанды-рып йөрмиләр аны”, — дигән. Җавап хаты язып тормадым. Институтның әзерлек курсларына йөреп, икенче елны укырга кер-дем. Укуны бетергәч, Равил белән өйләнештек. Ул хәрби гарнизонда табиб булып эшләде. Ун елдан соң, үзебезнең районга кайтырга булдык.
Бу Идристән котылдым, дигән идем инде. Ул, армиядән кайтып, бер кызга өйләнде, баласы бар. Эшкә урнашкан иде, салгалап йөргәч, куганнар, дип ишеттем. Менә шул кеше, мин күренүгә, кар-шыма чыга башлады. “Хәлләр ни-чек? Врач хатыны булдым, дисең инде, ә?! Мин синнән үч алырга тиеш. Җае гына чыксын әле”, — ди бу берзаман. Эндәшми, үтеп китмәкче булган идем, түзмәдем: “Сиңа ни җитми? Өйләнгәнсең, балаң бар. Уйнап үскән күршем, дип йөри идем, хәзер дошманы-ма әйләнеп барасың. Әгәр та-гын бәйләнсәң, милициягә язып бирәм сине”, — дидем. Чынлап торып курка башлап, Идриснең сүзләрен Равилгә дә әйттем. Ирем очрап, әллә берәр нәрсә дигән, Идрис байтак вакытлар күренми торды. Тынычланды ке-бек.
Без, йорт салып, икенче җиргә күчендек. Бер көнне, кич кайтып барганда, каршыма кинәт кенә Идрис килеп чыкты. Бу әле яңа урам, ут кертеп өлгермәгәннәр, караңгы. Бу мине бер почмакта сагалап торган, күрәсең. “Эләктең-ме? Менә хәзер кети-мети уй-ныйбыз инде”, — дип җилкәмнән
эләктереп алды. Үзеннән аракы аңкый. Әллә нишләп курыкмадым бу юлы. Янәшәдә генә, йорт са-лырга дип, кирпеч, ком кайтарып аударганнар. Идриснең кулын-нан ычкынып китеп, бер уч коры ком алдым да, чыраена сиптем. Бу хәрәкәтне көтмәгән Идрис: “Бетердең күзне”, — дип акырып җибәрде. Ул битен ышкып торган арада, сыртына бер-ике кирпеч тә “очып” төште. Каян көч килгәндер. Башына эләктердем бугай дип, куркам үзем. Шул чагында урам башында машина күренде. Фара яктысына йөгереп чыктым да, өйгә йөгердем. Идрис кирпечләр арасында авып калды.
Ул елны кыш бик салкын килде. Суык көннәрнең бер-сендә шифаханәгә Идрисне китергәннәр. Ул, эчеп, багана тө-бендә яткан. Аякларын, кулларын өшеткән. Хәле авыр, дигәннәр иде. Салган кеше түзәме инде ул. Бераз рәтләнгәч тә, чыгып киткән. Икенче көнне аны парк эскәмиясендә утырган хәлдә та-бып алганнар. Катып үлгән.
Идриснең үлеме миңа авыр тәэсир итте. Үземне никтер гаеп-ле дип санадым. Мәктәптә укы-ганда ук, “юк” дип әйтә алмадым бит. Аны өнәмәсәм дә, чакыр-гач, чыктым, очрашып йөрдем. Өметләндерәсе калмаган. Ә ул ышанган, мине үзенеке булыр дип уйлаган. Көч белән булса да, үзенә каратасы килгән. Яратмасаң, башта ук араны өзәсе икән ул. Бер карасаң, Идрис начар егет тә түгел иде кебек. Тик усаллыгы белән масаюы гайрәтне чигер-де. Мәхәббәтне һәркем үзенчә аңлый шул. Кемдер яшерен яна, хисләрен тышка чыгармый, ә кемнеңдер шулай мәҗбүриләп яраттырасы килә.
Софья Әхмәдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев