Яңа чакырылыш депутатлары район башлыгын сайладылар
Дүшәмбе көнне район Советының утырышлар залында бишенче чакырылыш район Советының беренче утырышы узды.
Ул иң өлкән депутат Мирсәеф Салихов рәислегендә башланып китте.
Көн тәртибендә Сарман муниципаль районы башлыгын, аның урынбасарын сайлау, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү мәсьәләләре каралды.
Утырыш башланганчы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатларының фракция җыелышы үткәрелеп, анда фракция җитәкчесе, аның урынбасары сайланды. Шунда ук район башлыгы вазифасына кандидатура тәкъдим ителде. Район Советы утырышында депутатлар бертавыштан бердәмроссиялеләр хуплаган Сарман 5 санлы бер мандатлы сайлау округы депутаты, Сарман авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинны яңа срокка да муниципаль район башлыгы итеп сайладылар. Аның урынбасары итеп Гүзәл Гәрәева сайланды. Ул депутатлар фракциясен дә җитәкләячәк. Аның урынбасары итеп Кәримов Рафыйк Әгъзам улы сайланды.
Аннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин тантаналы рәвештә ант кабул итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров катнаштылар һәм сайланган җитәкчеләргә, депутатларга уңышлар теләделәр.
Сүз уңаеннан.
Узган атнада “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсендә Сәяси Совет утырышы үткәрелде. Аны бүлекчә секретаре Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә авыл җирлекләрендә һәм Җәлилдә депутатлар берләшмәләре формалаштыру, аларда оештыру җыелышлары уздыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук җирлек башлыклары вазифаларына кандидатуралар буенча карарлар кабул ителде.
Районның барлык авыл җирлекләрендә дә депутатлар утырышлары узды. Аларда район Советы һәм Башкарма комитеты вәкилләре дә катнаштылар. Һәр җирлектә депутатлар авыл башлыгын сайладылар һәм район Советының вәкиллекле органына депутат тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев