САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Германиядә хезмәт итүче райондашлар бәйрәм итәләр

Бүген, 9 июньдә, Германиядә совет гаскәрләре төркеме оешуга 80 ел тула.

Шул уңайдан Сарманның Үзәк ял паркында тантаналы чара үткәрелде. 

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннарына Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин да кушылды, яу кырында ятып калганнар һәм тыныч тормышта мәңгелеккә күчкән төркемдәшләр истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

«Хәрби кардәшлек» оешмасы әгъзалары да котлаулардан читтә калмадылар. Германиядә совет гаскәрләре төркеменең район буенча администраторы Рамил Юнысов ветераннарга аерым рәхмәтен белдерде. Ахырдан барысы да күккә «Тынычлык күгәрченнәре»н очырдылар, мемориалга чәчәкләр салдылар, район үзәге урамнары буенча автоколонна белән үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев