САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Гайсиннарны Казанда тәбрикләделәр

Райондашларыбыз Айнур һәм Рәмилә Гайсиннарның яшь гаиләсен 30 август – Республика көнендә Казанга кунакка чакырдылар.

Бу көнне Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында республиканың 45 пары гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр.  
- Бу тантаналы чара – республиканың киләчәге ныклы гаиләләргә нигезләнгәненә ачык дәлил. Нәкъ менә гаилә буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне, тел һәм кыйммәтләрне саклаучы бишек ролен үти, - дип билгеләп үтә Татарстанда “Ныклы гаилә” федераль проектының региональ координаторы, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе начальнигы Эльвира Әхмәтова. 
Мондый төр күләмле чара республикада быел икенче тапкыр уздырылды. Былтыр анда райондашларыбыз Булат һәм Айсылу Зариповлар катнашканнар иде. Узган ел бу көнне язылышкан 45 парның барысы да тигез матур гомер кичерәләр. Ун пар әти-әни булырга өлгергәннәр. Яшь гаиләләрдә биш кыз һәм биш малай дөньяга аваз салган. 
Без Айнур һәм Рәмилә Гайсиннарны ихластан тәбриклибез, аларга гаилә бәхете, тигез мәхәббәт телибез. Яшьләрнең танышу тарихы хакында “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев