САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Физик мөмкинлекләре чикле булса да, Илгизәр Гыймаевның матур яшәүгә омтылышы чикләнмәгән

Кем өчендер кыш күп мәшәкатьләр тудырса, райондышыбыз Илгизәр Гыймаев өчен ул саф һавада физзарядка ясауга тиң.

Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул, кар яу дисә, көрәген эләктереп, яшәгән йортларының ишек төбенә чыга һәм бар җирне ялт итеп чистартып та куя. Алдагы кышта да күзәтеп йөргән идек үзен, шулай эшләвенә аптырый идек. Сарманның Ленин урамында урнашкан 52/А күпкатлы йорты яныннан узганда, бу юлы түзмәдек, туктап, үзе белән сөйләшеп алдык.
- Безнең урам чистартучы бар монда, тик мин, кар яуса, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип, көрәгемне эләктерәм дә урамга ашыгам. Әлеге хезмәтемне яратып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарам. Әлбәттә, башкалардан да рәхмәт сүзләре ишетәм. Аллаһ теләсә, пони алып, Үзәк ял паркында балаларны йөртәсем, бигрәк тә физик мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча файда һәм шатлык китерәсем килә. Уфа шәһәреннән пониның кайтканын көтәм, - диде Илгизәр абый, киләчәккә планнары белән уртаклашып.
Райондашыбызның язмышы хакында тулырак “Сарман” газетасының 24 гыйнвар санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев