“Дөбер-шатыр” башкаланы дер селкетергә әзерләнә
Хәбәрләр

“Дөбер-шатыр” башкаланы дер селкетергә әзерләнә

Районның “Дөбер-шатыр” тапкырлар һәм зирәкләр КВН командасы сарманлыларның симпатиясен яулап өлгерде инде.

Алар шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә узган КВН уеннарының “Алга” лигасында Гран-прига ия булганнар. 

- Шул рәвешле Казанга уеннарның чирек финалында “ШаяРТ”та чыгыш ясаячакбыз. Июнь башында Казанга барырга әзерләнәбез, - диде команда капитаны Айнур Хөсәенов. 

Райондашларыбызга башкалада да уңыш юлдаш булуын телибез, биек үрләр яулау насыйп итсен!


Нет комментариев