САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Диңгезчеләр бүген бәйрәм итәләр

Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтүнең аерым датасы юк, әмма аны ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм итәләр.

Быел да районның әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткәннәре үзәк ял паркына җыелдылар. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде, яшь буынга патриотик тәрбия үрнәге булганнары өчен рәхмәт әйтте, уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде. Районда диңгезчеләр иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов, активисты Айрат Әхмәтов, "Хәрби дуслык" җәмгыяте членнары да изге теләкләрен җиткерделәр. Ветеран диңгезче - бакыйлыкка күчкән Рәшит Моратовның тормыш иптәше Разия апага сүз бирелде. Соңыннан бер минутлык тынлык игълан ителде, hәйкәлгә такыялар, чәчәкләр салдылар. Сарман урамнары буйлап хәрби автоколонна да үтте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев